Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2025, 15:18

ДИА-ФЕСТ: Казанда шикәр чире белән авыручыларга ярдәм итү фестивале уздырыла

Чарада мобиль җайланмалар ярдәмендә сәламәтлек торышы турында мәгълүмат бирә торган мобиль пункт эшләячәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Җомга көнне, 14 ноябрьдә, шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышланган ДИА-ФЕСТ уздырыла. Мәйданчыкта сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләре, медицина компанияләре вәкилләре һәм әлеге чир белән авыручы затлар шикәр чире белән интегүчеләргә ярдәм итү һәм авыруны профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алышу өчен җыелачак.

Фестиваль 15:00–19:00 вакыт аралыгында үткәрелә. Программа нигезендә фестиваль кунакларының һәрберсенә мобиль җайланмалар ярдәмендә сәламәтлек торышы турында мәгълүмат биреләчәк, эндокринологлар экспресс-консультацияләр үткәрәчәк, күрү сәләтен тикшерәчәкләр, шикәр дәрәҗәсен контрольдә тоту җайланмаларын тәкъдим итәчәкләр һәм диабет белән авыручылар өчен адаптив киемнәр күрсәтеләчәк. Кунакларга экспертлар катнашында лекцияләр, «Преодолевая сахара» документаль фильмы, остаханәләр һәм DiaTalks форматында тематик фикер алышу чарасы әзерләнә.

Әлеге проект кысаларында оештырылган күргәзмәдә шулай ук «Матурлыкның 5 төсе» фотокүргәзмәсе белән танышырга мөмкин булачак. Анда диабет чире белән интегүче хатын-кызларның портретлары тәкъдим ителәчәк. Фото авторлары сурәтләрдә энә һәм канда шикәр күләмен тикшерү җайланмалары эзләрен ачык күрсәтә. Экспозициядә геройларның шәхси тарихлары ачыла. Проектның авторлары – диаблогер Кира Марченко һәм «Герофарм» социаль проектының «Диабет в лицах» командасы.

Чара Казан Мэриясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Диабет белән көрәш фонды вәкилләре катнашында тантаналы рәвештә 16:00 сәгатьтә ачылачак.

Фестиваль Җиңү проспекты, 141 йорт адресы буенча уздырыла.

Чараны Диабет белән көрәш фонды оештыра. Фестиваль авыру турында хәбәрдарлыкны һәм аның иртә диагностикасын арттыруга юнәлдерелгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда хәзерге вакытта 140 меңнән артык кеше шикәр чире белән яши. Ел саен тагын якынча 7 мең кешегә шундый диагноз куялар.

Барлык яңалыклар