Укучыларны әзерләү сыйфатын тикшерү 13 һәм 16 апрельдә оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март, Алсу Сафина). Татарстанның 291 мәктәбендә укучы тугызынчы сыйныф укучылары рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак. Укучыларны әзерләү сыйфатын тикшерү 13 һәм 16 апрельдә оештырыла, дип хәбәр итте бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән пресс-конференциядә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин. Ул игътибар иткәнчә, быел рус теленнән әңгәмә үтү форматы быел апробацияләү үтә генә әле. Киләсе елдан 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен әңгәмә үтү йомгаклау аттестациясенә керергә рөхсәт булуы планлаштырыла.
И.Һадиуллин билгеләп үткәнчә, республикада йомгаклау әңгәмәсен уздырганда, экзамен алучы-әңгәмәдәш моделе файдаланылачак, компьютер моделе республикада кулланылмый. Әңгәмәгә 15 минут бирелгән. Нәтиҗәләр чыгарганда тавыш яздыручы җайланмалар кулланыла. Һәр вариант 4 биремнән тора. Катнашучы монолог өчен бирелгән өч теманың берсен сайлап алырга хокуклы.
9 сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә килгәндә, министрның беренче урынбасары искәртеп үткәнчә, ул үз эченә 4 экзамен ала: рус теленнән, математикадан һәм ике сайланган фәннән. Төп дәүләт имтиханының (ОГЭ) вакытыннан алда тапшыру этабы – 20 апрельдән 27 апрельгә кадәр, төп өлеше – 25 майдан 29 июньгә кадәр, көзге чоры 4 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр үтәчәк.
Төп дәүләт имтиханының алдан тапшыру этабына Казан мәктәпләренең 6 укучысы кертелде. Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) кичке мәктәптә белем алучы 2 укучы тапшырачак. Күзәтүчеләр буларак Казан педагогика колледжының 16 студенты җәлеп ителә. Бу вакытта 2 имтихан тапшыру пункты эшләячәк.
Төп дәүләт имтиханының төп периодында имтихан 137 пунктта (2655 аудитория) тапшырылачак. Барлык пунктта да оффлайн видеокүзәтү оештырыла.
Рус теленнән төп дәүләт имтиханын Татарстанда 36 мең 688 кеше тапшырачак, математикадан – 36 мең 755. Сайланган фәннәр арасында – җәмгыять белеме (17 меңнән артык), информатика һәм география.
2017-2018 уку елында алдагы ел белән чагыштырганда 9 сыйныфны тәмамлаучылар саны 1 мең укучыга артты. Журналистлар сорауларына җавап биреп, И.Һадиуллин билгеләп үткәнчә, 9 сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан бирә ала. “9 сыйныф укучыларына Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бернинди басым да ясалмый – мәгариф идарәсенең муниципаль органнарына, мәктәпләр администрацияләренә бу мәсьәләне индивидуаль хәл итеп, имтихан бирү формасын (инша, диктант, билетлар) үзләренә сайларга мөмкинлек бирәбез”.