В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Фото: Денис Гордийко
Документ нигезендә, мобилизацияләнүчеләрнең балаларына бер тапкыр бирелә торган түләү, гражданның кереме күләмен һәм башка ташламалар билгеләү өчен гаиләнең җыелма керемен билгеләгәндә, исәпкә алынмаячак. Мобилизацияләнүчеләрнең балаларына түләү өчен акчалар ТР Министрлар Кабинетының резерв фондыннан алыначак.
Түләүләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылачак. Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучылар исемлеген Татарстан Хәрби комиссариаты әзерләп, Республика матди ярдәм үзәгенә җибәрәчәк. Бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен мөрәҗәгать итүче (баланың законлы вәкиле) яшәү урыны буенча компенсация түләүләре үзәгенә, гариза язып, кирәкле документлар белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Документлар исемлеге карарда күрсәтелгән.
Карар 2022 елның 22 нче сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.