Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2023, 10:02

Казанның балалар музыка-хор мәктәбенә Федор Шаляпин исеме биреләчәк

Өстәмә белем бирү учреждениесендә 200 дән артык бала белем ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы февраль). Качалов урамында урнашкан Казанның балалар музыка-хор мәктәбенә рус опера һәм камера җырчысы Федор Шаляпин исеме биреләчәк. Тиешле карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.

Балалар музыка-хор мәктәбе Идел буе районының 82 нче мәктәбе бинасында урнашкан. Аның тарихы 1982 елда – Киров районы пионерлар йортында малайлар капелласы барлыкка килгәч башлана. Ә 1992 елда Казанда малайлар өчен беренче музыкаль-хор гимназиясе барлыкка килә, ул соңрак музыка-хор мәктәбенә әверелә.

Хәзер өстәмә белем бирү учреждениесендә 4 белем бирү программасы һәм 8 белгечлек буенча 200 дән артык бала белем ала. Мәктәптә 31 укытучы эшли. ТР башкаласы Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе хәбәр иткәнчә, балалар музыка-хор мәктәбе Казанда гына түгел, Татарстанда да иң яхшы хор учреждениеләренең берсе булып тора. Нәкъ менә биредә көчле вокал традицияләре барлыкка килә, шуңа күрә уку йортына Федор Шаляпин исемен бирергә карар ителә.

Исегезгә төшерәбез, 13 нче февральдә җырчының тууына 150 ел билгеләп үтелә. Юбилей датасы хөрмәтенә Татарстан Республикасы башкаласында бәйрәм чаралары сериясе оештырылды. Алар арасында Ф.И.Шаляпин исемендәге XLI Халыкара опера фестивале, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, Казан халыкара аэропортында тематик күргәзмәләр һәм башкалар бар.

Барлык яңалыклар