В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия бәйрәменнән кергән акчаларны шәһәрдә беренче инклюзив велостудия оештыруга тотачаклар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Киләчәк спорты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы үзәге һәм VelikTime велоклубы тарафыннан оештырылган чара беренче тапкыр яңа хәйрия форматында узачак – акчалар Казанда ел әйләнәсе эшли торган режим белән беренче инклюзив велостудия булдыруга юнәлдереләчәк.
«Догони-Ка!» велосипед бәйрәме Казанда инде бишенче тапкыр узачак. Анда 2-16 яшьлек балалар, төрле яшьтәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша ала (алар өчен ярышлар көпчәкле транспортның барлык төрләрендә үткәрелә).
Бәйрәм программасында – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аерым велоузышлар (аларга махсус велосипедлар тәкъдим ителәчәк), 2-4 яшьлек сабыйлар өчен толокарларда, 3-5 яшьлек балалар өчен беговелларда, 5-16 яшьлек катнашучылар өчен велосипедларда узыш. Шулай ук беренче тапкыр 3-5 яшьлек балалар арасында велосипедта ышанычлы йөрүче яшь спортчылар ярышлары һәм өлкәннәр өчен «ВелоМама», «ВелоПапа», «ВелоБабушка», «ВелоДедушка» хәйрия ярышлары узачак.
Йөгерешләрдә һәм велосипедта узышуда катнашу өчен шлем кияргә кирәк. Җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.
Чара мәйданчыгында көн дәвамында аниматорлар эшләячәк. Һәр кеше конкурсларда һәм викториналарда, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүдә катнаша ала. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ЮХИДИ хезмәтләренең махсус техникасы күргәзмәсе дә оештырылачак, алар янында барлык теләүчеләр дә истәлекле фотолар ясый алачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, «Догони-Ка!» велосипед бәйрәме инде Казаннан читтә дә танылган. Икенче ел рәттән «Дари добро» фонды ярдәме белән Әлмәттән, республиканың башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан балалар килә башлаган. Чара кысаларында беренче тапкыр Татарстанның иң яхшы спорт районын билгеләү өчен районнар буенча зачет уздырылачак.
Катнашучылар түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлә алачак. Бәйрәмнең тантаналы ачылышы 10:00 сәгатьтә Ямашев проспекты, 122б адресы буенча урнашкан «Казан-Арена» футбол стадионы» янындагы парковка мәйданчыгында булачак.
Чара Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты, «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «Благо дарим» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы ярдәме белән үткәрелә.