В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8-9 яшьлек спортчылар катнаша ала
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Ярышларда 8-9 яшьлек балалар катнаша ала. Теркәлүне сылтама буенча узарга кирәк.
Ярышлар «Мотор» йөгерү клубы белән берлектә оештырылган – чара ахырында аның вәкилләре берләшмә тарихы турында сөйләячәк.
Ярышлар 10:00 сәгатьтә башланачак, спортчыларны сәхнә янында көтәчәкләр, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, Балаларны яклау көне ТР башкаласының барлык иҗтимагый киңлекләрендә билгеләп үтелә. Вакыйгалар арасында Лядской бакчасында мода күрсәтү, Дәрвишләр бистәсендә «БАЛА-ФЕСТ», «Әни белән бергә» лекциясе һәм башкалар бар. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча KZN.RU порталы материалыннан белеп була.