В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Керү өчен гаризаларны онлайн бирергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Казанда балаларны музыка һәм сәнгать мәктәпләренә фортепиано, кыллы, халык, бәрмә, тынлы уен кораллары, хор җыры һәм рәсем сәнгате юнәлешләре буенча җыялар.
Кабул итү комиссияләре учреждениеләрдә 24-нче майдан 14-нче июньгә кадәр эшли, керү сынаулары көннәрен мәктәпләрдә ачыкларга кирәк. 2-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә (Баруди урамы, 25а) кереш сынаулары апрель аенда ук узды, августта өстәмә җыелма планлаштырылган.
Керү өчен гариза «ТР Электрон мәгарифе» рәсми сайтында «Оешма» өстәмә битендә бирергә мөмкин. Уңайлык өчен барлык учреждениеләр Казанның административ районнары буенча бүленгән. Кирәклесен сайлап, «Өстәмә белем» өстәмә битенә басарга һәм кызыксындырган сәнгать мәктәбенең битен ачарга кирәк. Монда керү өчен гариза бирергә, шулай ук кабул итү кагыйдәләре һәм контактлы мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.
Керү иҗади сынауларын уңышлы үткән балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә бушлай укый алачак. Керүчеләрнең соңгы исемлеге 1-нче сентябрьдә «ТР Электрон мәгарифе» сайтында басылып чыгачак, дип хәбәр иттеләр Мәдәният идарәсендә.