Казан артистлары «Кечтүк» спектаклен тәкъдим итте
Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
«Апуш» татар балалар театр студиясе XXV Брянцев фестивалендә җиңү яулады. Җиңү өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Мурманск, Вологда, Мценск, Воронеж, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдән коллективлар көрәште.
ТР башкаласыннан яшь артистлар конкурста «Кечтүк» спектаклен тәкъдим иттеләр. Ул Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Илгиз Зәйниевнең «Ак чәчәкләр һәм кара көчләр» пьесасы буенча Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова тарафыннан куелды.
Бүләкләү тантанасы онлайн-форматта узды, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә.
Күптән түгел «Кечтүк» спектакле белән «Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә икенче урынны алды. Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль конкурс финалистлары булды.