Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2026, 15:43

«Апуш» татар балалар театр студиясендә премьера – «Унөч»!

Спектакльнең премьералары 13 һәм 14 апрельдә Г.Камал театрының универсаль залында тәкъдим ителә

Денис Гордийко фотосы

«Апуш» татар балалар театр студиясе 13 һәм 14 апрель көннәрендә Г.Камал театрының универсаль залында Габдулла Тукай иҗатына тирән хөрмәт белән «Унөч» спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Спектакль даһи шагыйребезнең авыр балачагын күз алдында тотып, яшүсмерләрнең шәхси кичерешләренә нигезләнеп, заманча караш белән язылган.

Вакыйгалар төнге Тукай музеенда бара. 13 яшүсмер. Алар музейда нишләп йөри? Нәрсә эзли? Замана яшьләренә ниләр тынгы бирми? Аларны Тукай образы белән нәрсә бәйли? Төнге музей бүлмәләре, андагы экспонатлар күңел түрендә яшеренеп яткан нинди серләрне яктырта? Музей ишеген атлап кергәндә дус булган 13 яшүсмер, аннан кемнәр булып чыгар? Спектакльдә әлеге сорауларга җавап эзләнә һәм ул үткәннәргә, бүгенгесенә бәйле вакыйгалар аша һәр яшүсмернең шәхси тарихы белән үрелеп бара.

Пьесаның туу тарихы шактый үзенчәлекле: язучы Гөлүсә Батталова әсәрне яза башлаганчы, яшь актерлар белән башта режиссер Булат Минкин шөгыльләнә. Ике атна дәвам иткән тренинглар нәтиҗәсендә спектакльдә уйнаячак унөч апушның эчке дөньясы өйрәнелә: уйланулар, борчулар, куркулар, сөенечләр – яңа әсәр әнә шул хис-кичерешләргә нигезләнеп языла. Пьесаны сәхнәгә «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова куя.

Спектакльне сәхнәгә кую эшенә профессиональ остазлар һәм театр белгечләре җәлеп ителгән. Яшүсмерләр белән сәхнә теленнән Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова, вокал дәресеннән – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, вокал буенча педагог Лилия Зәйнуллина һәм музыка белгече Наилә Закирова шөгыльләнгән. «Унөч» спектакленең композиторы – Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләр лауреаты Миләүшә Хәйруллина. Г.Тукай шигырьләренә яңа җырлар да язылган.

Тамашаның сценографы, рәссамы – Юлия Кораблева. Аранжировщик – Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләр лауреаты Кирилл Фурсов. Хореограф – Илья Леонов. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов. Тавыш режиссеры – Искәндәр Җәмилев, дип хәбәр итә шәһәрнең Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Барлык яңалыклар