Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2023, 12:50

«Апуш» татар балалар театр студиясе зур сәхнәгә чыга

Апрель аенда яшь актерлар үз спектакльләрен Г.Камал исемендәге театрда күрсәтәчәкләр.

Фото: Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель). Апрель аенда «Апуш» татар балалар театр студиясе үз спектакльләрен Г.Камал исемендәге театрда күрсәтәчәк.

10 нчы апрельдә тамашачылар драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектаклен карый алачак. 13 нче апрельдә яшь актерлар драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен уйнаячак. 14 нче апрельдә мәгърифәтче, галим, педагог һәм язучы Каюм Насыйри әсәре буенча Айгөл Әхмәтгалиева инсценировкасында «Әбүгалисина» мюзиклы күрсәтеләчәк. Спектакльләр 18:00 сәгатьтә башлана, алар театрның кече сәхнәсендә уйналачак.

«Әбүгалисина» мюзиклын шулай ук 12 нче апрель көнне 16:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә карап булачак. Гыйнвар аенда булган премьерада спектакльне бер состав уйнаган булса, бу юлы рольләрне башка состав тәкъдим итәчәк. «Апуш» балалар театр студиясендә шөгыльләнүче һәр балага үзен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Шуңа күрә спектакльдәге рольләрне алар чиратлашып башкара, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» татар балалар театр студиясе узган елның мартында ачылды. Хәзер студия филиаллары «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында эшли. Дәресләргә 90 лап бала йөри. Бер ел эчендә берничә спектакль куела, постановкаларның берсе – «Апушның тылсымлы төшләре» – «Идел буе театраль коллективлары» балалар һәм яшьләр фестивалендә «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә беренче урынны алды. Әлеге фестивальдә Татарстан беренче тапкыр җиңү яулады.

Барлык яңалыклар