Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелган музыкаль спектакльдә 29 укучы уйный
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә эшләүче «Апуш» балалар татар театр студиясе «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектаклен тәкъдим итәчәк. Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелган спектакльдә барлык 29 укучы да катнаша.
Премьераның режиссеры булып студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова чыгыш ясый. Спектакльгә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Зөлфия Рәүпова, ә җырларга шигырьләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова язган. Сценаграф һәм куелыш рәссамы – Борис Щукин исемендәге театр институты студенты Анна Новикова.
Спектакль ике тапкыр «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк. 18 нче декабрьдә 18:00 сәгатьтә бер состав уйнаячак, ә 19 нчы декабрьдә 16:00 сәгатьтә – икенче состав. Шулай итеп, һәр укучы үзен төрле рольләрдә сынап карый алачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Гыйнвар һәм февраль айларында премьераларын «Апуш» студиясенең башка төркемнәре тәкъдим итәчәк.
Элегрәк яшь актерлар Россиянең халык артисты, Мәскәү Губерна драма театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков белән очрашты. Мастер-класс VI Зур балалар фестивале кысаларында узды.