Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2024, 16:17

«Апуш» балалар студиясе «Действующие лица» бөтенроссия фестивалендә Гран-прига лаек булган

Татар пьесалары мотивлары буенча куелган «Мәкәрҗәдә театр» спектакле иң яхшысы дип табылган

Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Действующие лица» XIX бөтенроссия фестиваль-форумының Гран-при иясе булган. Бүләкләү Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында узган.

Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән килгән театр коллективлары тарафыннан 16 спектакль күрсәтелгән. «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында шөгыльләнүче төркеме Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең татар пьесалары мотивлары буенча инсценировкасында куелган «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен тәкъдим иткән.

Жюри составына театр тәнкыйтьчесе, «Әкият» театрының сәнгать җитәкчесе киңәшчесе, ТР мәдәният министры киңәшчесе Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе һәм театр белгече Оксана Кушляева, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Марина Оленева һәм башкалар кергән.

«Соңгы биш-алты елда фестивальдә халык театрлары да, дәүләтнекеләр дә катнаша башлады. Быел да алар аз түгел. Шуңа күрә «Апуша»ка җиңү җиңел бирелмәде, көндәшлек көчле иде. Тугыз төбәк театрлары тарафыннан тәкъдим ителгән 16 спектакль арасыннан сайларга туры килде. Бу яшь коллектив өчен зур һәм мәртәбәле вакыйга», – ди Нияз Игъламов.

Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә хәбәр итүләренчә, Ижевск шәһәрендә «Театраль Идел буе» фестиваленең йомгаклау этабы 25 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда «Апуш» студиясе тәрбияләнүчеләре «Кечтүк» спектакле белән чыгыш ясаячак.

Барлык яңалыклар