В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар үз уенчыкларын, китапларын, киемнәрен һәм кул эшләнмәләрен сата алачак
Якшәмбе, 23 июньдә, «Ак чәчәкләр» бульварында җәйге сезонда беренче балалар барахолкасы узачак. Мәйданчыкта балалар үз уенчыкларын, китапларын, кием-салымнарын сата, башка катнашучылар белән алыша яки бер-берсенә бүләк итә алачак.
Әйберләрне сату яки алмаштыру өчен 30 урын каралган, шуңа күрә сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Балаларга өстәл һәм урындык бирәчәкләр. Барахолка 12:00 дән 15:00 кә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук 13:30 да балалар өчен бульвар амфитеатрында финанс белеме буенча викторина үткәрәчәкләр. Балалар белән финанс консультанты Оксана Кожевникова шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, бу шимбәдә Салават Купере торак паркында «Мәдәният Торг» дип аталган җәйге куллану фестивале узачак. Мәйданчыкта казанлылар икенче чимал тапшыра, әйберләр һәм үсемлекләр белән алмаша һәм мастер-классларда катнаша алачак.