В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Санитар-эпидемиологик таләпләргә бәйле катнашучылар саны 25 кешедән артмаска тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). 8-нче августта Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында балалар барахолкасы узачак.
Сату һәм алмашу өчен балалар уенчыклар, өстәл уеннары, кием-салым, иҗат итү өчен җыелмалар һәм башка балалар әйберләре алып килә ала. Иң мөһиме, алар чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш.
Санитар-эпидемиологик таләпләр аркасында чарада катнашучылар саны 25 кешедән артмаска тиеш. Әйберләрне сату яки алмашу өчен урын алуга теркәлергә һәм паркка барахолка башланырга ярты сәгать кала килергә кирәк. Катнашучылар өчен товарлар урнаштырырга мөмкин булган кечкенә тумбалар әзерләнәчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Барахолканы ачу 11.00 сәгатькә планлаштырыла.