Чараны Казан шәһәр Думасының «Өмет – Надежда» берләшмәсе депутатлары оештырды.
Фото: Казан шәһәр Думасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Казанның «Черек күл» паркында кичә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Бию марафоны» узды. Чарага 25 кеше килгән иде.
Марафон кунаклары тренер Дарья Салтыкова белән бергә зумба биеделәр, психолог Регина Кузнецова белән аралаштылар һәм волонтерлар белән иҗат белән шөгыльләнделәр. Чара ахырында ата-аналар үз хис-тойгылары белән уртаклаштылар һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Катнашучылар балалар да, ата-аналар да ял итә, киеренкелектән арына һәм эмоциональ бушый алдылар, дип билгеләп үттеләр. Шулай ук марафон кунаклары мондый форматтагы чараларда ешрак катнашырга теләк белдерделәр.
«Бию марафоны» Казан шәһәр Думасы депутатларының «Өмет – Надежда» берләшмәсеннән Альбина Рәфыйкова, Людмила Андреева, Зөһрә Нигъмәтуллина, Мәликә Гыйльметдинова һәм Далия Гайнанова, «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова, волонтерлар һәм «Черек күл» паркы администрациясе тарафыннан оештырылды.
Казан шәһәр Думасының хатын-кыз депутатлары мондый чараларны «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән бергә киләчәктә дә планлаштыралар.