В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара ТР башкаласында 8 нче октябрьдә узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь). 8 нче октябрьдә Казанда булачак велоквестка теркәлү дәвам итә. Катнашучылар ТР башкаласының истәлекле урыннарына барачаклар һәм экскурсоводлардан күпмилләтле шәһәр мәдәнияте турында беләчәкләр.
Квестка теләгән һәркем кушыла ала – сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен аерым заезд оештырыла.
Чараның фишкасы пазллар җыю булачак. Анда Казан тарихы буенча викторина җиңүчеләре катнашачак.
Велоквест 8:00 сәгатьтә башлана, җыелу урыны – Беренче Май мәйданы, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, чара үткәрелү сәбәпле шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Кайбер участокларда юл 8:00 дән 11:00 гә кадәр ябылачак.