Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2022, 11:09

Хәрәкәт итү функцияләрендә тайпылыш булган балалар «Татнефть арена» бозында хоккей уйнаячак

Балаларга «Ак Барс» хоккей клубы һәм Төнге хоккей лигасы командаларының уенчылары ярдәм итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль). 15 нче февральдә «Татнефть Арена» бозында «Хоккей – һәркемгә» хәйрия матчы узачак. Хәрәкәт итү функцияләрендә тайпылыш булган балалар «Ак Барс» хоккей клубының һәм Төнге хоккей лигасы командаларының гамәлдәге уенчылары җитәкчелегендә һәм ярдәме белән хоккей уйнаячак.

Быел Континенталь хоккей лигасының башка клубларыннан килгән уенчылар да матур традицияне күтәреп алды. Балаларга «На паузе» турнирында катнашучы «Локомотив», «Нефтехимик» һәм «Северсталь» уенчылары хоккей уйнарга ярдәм итәчәк.

Чараны оештыручылар ассызыклаганча, мондый матчлар символик характер йөртә. Кемне дә булса җиңү бурычы түгел, ә күпкә мөһимрәк – балаларга бозга беренче тапкыр чыгу һәм уңай эмоцияләр тою мөмкинлеге бирү максаты тора.

Чараның партнерлары арасында, «Ак Барс» хоккей клубыннан тыш, ТР Хоккей федерациясе, «Игелекле эшләр көне» фонды да бар. Проект 2018 елдан бирле тормышка ашырыла, бу вакыт эчендә биредә 100 дән артык бала катнашкан. 2019 елда «Хоккей – һәркемгә» проекты Түбән Новгородтагы «Event-прорыв» премиясе белән билгеләп үтелде һәм «Иң яхшы социаль проект» номинациясендә җиңүче булды.

ТР Адаптив спортны үстерү үзәге булдыру әлеге эшнең мөһим дәвамы булып торды, аның базасында Татарстанда беренче «Ак Барс следж» хоккей командасы оешты.

Хәйрия матчы 17:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей клубы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар