В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экскурсияләр язылу буенча көн саен үткәрелә.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль). Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары «Батыр» картасы буенча Мавыктыргыч фән һәм техника йортына бушлай керә ала.
Экскурсияләр көн саен 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Г.Тукай урамы, 91 адресы буенча үткәрелә. Килер алдыннан +7(966)250-00-30 телефоны буенча язылырга кирәк.
Мавыктыргыч фән һәм техника йорты – балалар һәм олылар өчен интерактив фән үзәге. Килүчеләр уен форматында табигый күренешләр, техника төзелеше һәм аның эш принципларын белә алалар.
Исегезгә төшерәбез, «Батыр» картасы буенча мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең балалары мәдәният учреждениеләренә һәм спорт объектларына бушлай йөри ала. Аларның тулы исемлеге KZN.RU порталындагы «Мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм» бүлегендә тәкъдим ителә.