Катнашу бушлай.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). 7-нче сентябрьдә Казанның күп балалы гаиләләреннән булган балалар балчыктан әвәләп ясау буенча бушлай мастер-класста катнаша алачак. Чара «Игелекле гамәлләр остаханәсе» проекты кысаларында узачак.
Мастер-класста катнашучыларга балчык белән эшләү этаплары һәм әлеге материалның үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Оста Лилия Маликова җитәкчелегендә балалар чынаяклар, тәлинкәләр, җамаяклар ясаячак һәм аларны буйыйачак. Оештыручыларның сүзләренә караганда, мондый дәресләр образлы фикерләүне, фантазияне һәм кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә. Эшләнмәне яндырганнан соң үзең белән алып китәргә мөмкин булачак.
Катнашырга күп балалы гаиләләрдән булган 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Чара 13:30 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак. Катнашу бушлай, язылу мәҗбүри: +7(843)236-65-61, дип хәбәр итә «Яхшы эшләр көне» фонды.