В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Жюри табигатьне саклау һәм экологик проблемаларны хәл итү буенча инициативалы эшләрне караячак.
Фото: «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе матбугат хезмәте
Бу елдан башлап 6-17 яшьлек балалар гариза бирә ала. Шәхси номинацияләрдә катнашучылар өч яшь категориясенә бүленә: 6 дан 9 яшькә кадәр, 10 нан 13 яшькә кадәр һәм 14 тән 17 яшькә кадәр.
Моннан тыш, икенче сезонда номинацияләр саны үзгәрде. Быелдан алар тугыз: җиде индивидуаль һәм ике команда. Шәхси беренчелектә иҗади эшләр «Экомир», «Экопроект», «Экоблогер», «Экорәсем», «Экофокус», «Экомультфильм», «ESG-буын» номинацияләрендә каралачак. Командалар «Эко-гаилә» һәм «Эко-мәктәп» номинацияләрендә катнаша ала.
Заявка кампаниясе 1 нче октябрьдә тәмамланачак, ә конкурс нәтиҗәләре ноябрьдә игълан ителәчәк. Үз анкетагызны һәм катнашу өчен эшегезне сайт аркылы җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итәләр премияне оештыручылар.
«Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан узган ел гамәлгә куелган. Ул вакытта конкурска Татарстаннан 280 эш җибәрелгән. Идел буе федераль округы буенча республика җибәрелгән гаризалар саны буенча Россиянең иң актив төбәкләре бишлегенә кергән. Сигез катнашучы премия җиңүчеләре һәм призерлары булган, шулай ук махсус призлар алганнар.
Проектның беренче елында бөтен илдән 9 меңнән артык бала һәм яшүсмердән, шулай ук башка дәүләтләрдән 28 гариза килгән. 6 меңнән артык эш кабул ителгән, аларның 650 се финал шорт-листына эләккән.