В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр балаларның җенесен инде билгеләгәннәр – алар ата
Фото: Казан зооботаника бакчасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы гыйнвар). Казан зооботаника бакчасында агути беренче тапкыр балалаган. Балалар 2 нче декабрьдә учреждениенең тарихи территориясендә дөньяга килгәннәр, бүгенге көндә зоологлар балаларның җенесен билгели алганнар – алар ата.
Ана өчен бу беренче балалау. Ул балаларны тукландырудан баш тарткан, шуңа күрә белгечләр аларга мәче сөтен алыштыра торган имезлек биргәннәр. Балаларга ике сәгать саен ашарга кирәк булганлыктан, «Экзотариум» бүлеге мөдире аларны өенә алып кайткан. Ул балаларны төн уртасында һәм иртән иртүк ашаткан.
Хәзер агутины күп төрле ярмалардан әзерләнгән ботка, җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек һәм үлән гранулларына күчергәннәр. Алар банан һәм кыярны бик ярата, дип сөйләделәр Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә.
Элегрәк зооботаника бакчасында өч кәҗә баласы туган дип хәбәр ителгән иде. Беренче бала Яңа ел төнендә, тагын икесе 7 нче гыйнварда дөньяга килде.