Конференция кысаларында төрле мәдәни чаралар, түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). 17-19 октябрьдә Казан федераль университетында 15-нче тапкыр «Державин укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чараның темасы - «XXI гасыр хокукын һәм юридик белемен үстерү нигезе буларак Россиянең социомәдәни һәм әхлакый традицияләре».
Конференция кысаларында төрле мәдәни чаралар, түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла, анда экспертлар төрле хокукый, әдәби һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышачак. Дискуссион мәйданчыкларда тиешле Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында үзмәшгуль гражданнарның хокукый статусын билгеләү, шулай ук законнар, һөнәри компетенцияләр перспективалары һәм үсеше турында фикер алышу тәкъдим ителә, дип хәбәр ителә КФУ сайтында. Конференция программасын сылтама буенча карарга була.