Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2019, 15:54

«Державин укулары - 2019»: фәнни дискуссияләр, лекцияләр, интеллектуаль уеннар һәм олимпиадалар

Еллык конференция Казан федераль университетында 17-19 октябрь көннәрендә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе Казан федераль университетында 17-19-нчы октябрь көннәрендә узачак. Катнашучыларны фәнни дискуссияләр, лекцияләр, «Русская правда» буенча интеллектуаль уен, «Хокукый дәүләт һәм шәхес» олимпиадасы һәм башкалар көтә.

«Державин укулары» - фәнни дискуссияләр, фикерләр һәм юридик проблемаларга карашлар алмашу мәйданчыгы. Ул вакытка туры килерлек итеп законнарны эшләргә һәм кабул итәргә ярдәм итә. Конференциядә күренекле галимнәр белән беррәттән студентлар һәм аспирантлар да чыгыш ясый ала. «Державин укуларында» катнашу - ул үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге һәм гамәли, уку һәм фәнни тәҗрибә алу мөмкинлеге.

Конференция ел саен юриспруденция теоретикларын һәм практикларын, хокук белгечләрен, филологларны, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен, шулай ук студентларны, аспирантларны һәм магистрларны бөтен Россиядән генә түгел, ә башка дәүләтләрдән дә берләштерә. Быел конференциянең мәртәбәле кунаклары арасында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Гавриил Державинның туганы Надежда Бестужева-Грегори бар.

17-нче октябрьдә юридик фәннәр кандидаты, Төньяк Рейн-Вестфалия Югары административ суды казые Зина Штамм лекциясе планлаштырылган. Шул ук көнне яшь галимнәр түгәрәк өстәлдә XXI гасырның технологик чакырулары шартларында дөнья эволюциясе һәм хокук турында фикер алышачаклар.

18-нче октябрьдә «Державин укулары»нда катнашучылар Державин һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Аннары КФУның Император залында пленар утырыш булачак. Шул ук көнне түгәрәк өстәлләр һәм КФУ музейларында булу планлаштырылган. Моннан тыш, 18-нче октябрьдә югары уку йортлары арасында «Русская правда» буенча интеллектуаль уен һәм дәүләт һәм хокук теориясе буенча «Хокукый дәүләт һәм шәхес» олимпиадасы узачак.

19-нчы октябрьдә түгәрәк өстәлләр эше дәвам итәчәк, ә көн азагында «Державин укулары»на йомгак ясалачак, дип хәбәр итә КФУ матбугат үзәге.

Барлык яңалыклар