В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башка мәсьәләләр белән бергә ишегалларында төзелеш һәм социаль объектлар территориясендә парковкалар оештыру мәсьәләләре яңадан каралды.
Фото: Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Ксения Швецова). Бүген Казан Ратушасында узган Казан шәһәр Думасының IV сессиясе утырышында депутатлар шәһәр төзелешен проектлаштыру җирле нормативларына үзгәрешләр кертте. Аерым алганда, квартал эчендәге торак төзелешендә сәүдә объектлары һәм аерым торучы гаражлар урнаштыру рөхсәт ителмәячәк, ә социаль объектлар территориясендә, якын-тирәдә «кесә» һәм муниципаль паркинг булган очракта, парковкалар төзүне күздә тотмаска да мөмкин булачак. Документка барлыгы 16 үзгәреш кертелгән. Сессия Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
Кертелә торган үзгәрешләр үзгәргән закон таләпләренә бәйле һәм кайбер социаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.
Нормативларның яңа редакциясендә исәп күрсәткечләрен куллану кагыйдәләре һәм өлкәсе төгәлләштерелде. Шулай итеп, рөхсәт булганда, төгәлләнмәгән төзелеш объектлары өчен проект документациясен әзерләгәндә, төзүчеләр, үз теләкләре белән, төзелешкә рөхсәт бирелгән көнне гамәлдә булган нормативларны яки территорияне планлаштыру проектын раслаган вакытта гамәлдә булган җирле нормативларны куллана ала. Шулай ук төзүчеләр, билгеләнгән исәп күрсәткечләре шартлары үтәлгән очракта, хәзерге вакытка гамәлдә булган нормативларны сайлый алачак.
Шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру өчен, җирле нормативлар квартал эчендәге торак төзелешендә гомуми файдалану территориясенә керми торган сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары урнаштыруны тыю белән тулыландырылды. Торак пункт чикләрендә аерым торучы шәхси гаражлар урнаштыруны тыю билгеләнгән.
«Бездә, еш кына, ишегалларындагы зур булмаган участоклардан коммерция объектларын урнаштыру өчен файдаланырга омтылу вәзгыяте туа. Әмма ишегалларында әлеге районда яшәүчеләргә кирәк булган социаль объектлар – китапханәләр, спорт заллары, яшүсмерләр клублары һ.б. барлыкка килергә тиеш». – дип аңлатты И.Төхвәтуллина.
Шәһәрнең эстетикасын яхшырту өчен гомумшәһәр һәм район әһәмиятендәге урамнар киселешендә урнаштырырга ярамый торган объектлар исемлеге киңәйтелде. Алар арасында – ягулык салу станцияләре, автомойкалар, паркинглар, ачык паркинглар бар.
Бу очракта элек территорияләрне планлаштыру проектлары тарафыннан каралган объектлар искәрмә булып тора», – дип өстәде шәһәрнең баш архитекторы.
Шулай ук документта кайбер социаль мәсьәләләрне хәл итү чагылыш тапты. Мисал өчен, балалар бакчаларында шартларны яхшырту өчен гамәлдәге объектларны реконструкцияләргә яки, тәрбияләнүчеләр саны сакланган очракта, учреждение территориясендә яңа объектлар төзергә мөмкин булачак – мәсәлән, актлар залы, ашханә, спорт залы.
Үзгәрешләрнең бер өлеше паркинглар оештыру белән бәйле. Мисал өчен, социаль объектларны яңа төзегәндә яки реконструкцияләгәндә, участок чикләрендә парковка урыннары урнаштыру өчен мөмкинлекләр булмаган очракта, һәм якын-тирә территориядә, 500-800 м радиуста, таләп ителгән санда машина урыннары булган муниципаль парковкалар бар икән, участокта парковка урыннарын күздә тотмаска мөмкин булачак. Әмма халыкның аз мобильле төркемнәре өчен таләпләрне тәэмин итү шарты белән генә. Мондый объектларга мәктәпләр, балалар бакчалары, югары һәм урта һөнәри белем бирү, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре керә.
Моннан тыш, моның өчен бирелгән яки алардан файдаланырга мөмкинлек бирүче участокларда, шулай ук объекттан 500-800 м радиуста урнашкан урам-юл челтәре чикләрендәге парковка кесәләрендә машина кую урыннары нормативын урнаштыру рөхсәт ителә. И.Төхвәтуллина ассызыклап үткәнчә, бу үзгәрешләр шәһәрдә күп кенә проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Мисал китерәм: шушый сәбәп аркасында күп еллар тапшырыла алмаган объект – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гагарин урамындагы тернәкләндерү үзәге. Монда палаталарны бушату өчен өстәмә төзелеш каралган, ул ятаклар санын арттыруны күздә тотмый. Якында гына парковкалар оештыру мөмкинлеге санитар нормалар аркасында юк. Нәтиҗәдә, объект тапшырылмый. Бу норма нәкъ менә шундый моментларга юнәлтелгән», – дип ассызыклады ул.
Депутатлар бу үзгәрешне аерым торган объектлар янында, әйтик, мәктәпләр янында парковка урыннарыннан тулысынча баш тартуга китермәсме, дип кызыксынды. Бу ата-аналарның балаларны уку йортына илтә алмауларына китерергә мөмкин, дип борчыла депутатлар.
«Киресенчә, без ата-аналар балаларын мәктәп янында калдыра алсын өчен төрле ысуллар эзлибез, – дип җавап бирде И.Төхвәтуллина. – Федераль закон буенча участок чикләрендә моны эшләү мөмкин түгел, әмма мәктәп янәшәсендә «кесә» яки муниципаль парковка бар икән, автомобильләрне шунда куярга мөмкин булачак».
Документта гомуми файдаланудагы яшелләндерелгән территорияләргә кагылышлы үзгәрешләр дә бар. Шәһәрнең баш архитекторы искәртеп узганча, Казанның Генпланы тарафыннан яшелләндерелгән территорияләрнең исәп күрсәткечләре каралган. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр паркны бердәм массив буларак та, шулай ук җәяүлеләр юллары белән берләшкән аерым участокларда да төзү мөмкинлеге бирә. И.Төхфәтуллина мисалга шундый принцип буенча төзелгән Горки-Әмәт урманын китерде.
Документ яңа редакциядә аны раслау өчен кирәкле булган барлык процедураларны үтте. Депутатлар кертелгән үзгәрешләрне хуплады.