В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр төзелеше һәм ТКХ буенча даими комиссия чираттагы утырышын үткәрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Казан шәһәре Думасының шәһәр төзелеше һәм ТКХ буенча даими комиссиясе депутатлары 2019 елга шәһәр бюджетының тармак юнәлешләре буенча чираттагы утырышта фикер алыштылар. Ул Казан Ратушасында узды.
Утырышта катнашучыларны шәһәрнең социаль-икътисади үсеше фаразы белән икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов таныштырды. "Россиянең башка шәһәрләре арасында социаль-икътисади хәлнең рейтинг бәясе буенча Казан тотрыклы рәвештә лидерлар өчлегендә һәм торак төзү һәм файдалануга тапшыру буенча икенче урында тора", - дип өстәде ул.
Финанс идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Марат Абдуллин комиссия әгъзаларына Казан бюджеты проектын тәкъдим итте. Әйтик, физик затлар кеременә салымнан тыш, барлык керем чыганаклары буенча да диярлек быел гамәлдә булган салым ставкалары саклана. Бюджетның керем өлеше 23 млрд 23 млн 408,5 мең сум күләмендә фаразланган. "2019 елга салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләме 15 млрд 137 млн сум тәшкил итә", - дип хәбәр итте М.Абдуллин.
"Милли икътисад" бүлеге буенча 1 млрд 593,8 млн сум күләмендә чыгымнар каралган, алар нигездә юлларны, ясалма корылмаларны, квартал эчендәге юлларны тотуга файдаланылачак. ТКХ бүлеге буенча чыгымнар 1 млрд 124,5 млн сум тәшкил итә. Акча торак фондын капиталь ремонтлауга, тышкы төзекләндерү объектларын, зиратларны һәм башка объектларны карап тотуга юнәлдереләчәк. Табигатьне саклау чараларын тормышка ашыруга 70 млн сум акча каралган.
"Без бу тармакларга ихтыяҗның күбрәк булуын аңлыйбыз. Әмма бездә республика Президенты раслаган беркетмәгә кул куелды, аның нигезендә төзекләндерү өчен өстәмә рәвештә 468,5 млн сум бүлеп бирелә. Бу әлеге тармакларда дефицитны бераз киметәчәк", – дип өстәде докладчы.
Даими комиссия рәисе Эмиль Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, елдан-ел шәһәрнең гидротехник корылмаларын финанслау мәсьәләсе күтәрелә. Аларны нормага китерү өчен бюджетта салынган акча күләменнән күпкә зуррак сумма кирәк, һәм депутат бу мәсьәлә белән Су ресурслары федераль агентлыгына мөрәҗәгать итәргә һәм депутатлар корпусы катнашында проблеманы хәл итәргә тырышырга тәкъдим итте.
Депутатлар финанс идарәсе башлыгына утырышта әйтелгән кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алырга һәм 13 декабрьгә планлаштырылган Казан шәһәре Думасы сессиясендә каралырга тиешле бюджет проектын тәкъдим итәргә куштылар.
Утырышта фикер алышуның тагын бер темасы Казан шәһәре Думасының "Казан шәһәр округының шәһәр төзелеше проектлауның җирле нормативлары турында"гы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе булды. "Без җирле нормативларга үзгәрешләр кертү турында берничә тапкыр фикер алыштык. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда барлык кызыксынучы төзүчеләрнең, проектантларның һәм Казан шәһәре Думасы депутатларының моңарчы күрелмәгән катнашуы күзәтелә дип әйтергә кирәк", - дип билгеләде шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева. Хәзерге утырышка депутатлар төзәтмәләре дә кертелгән, ләкин парковка урыннарын оештыру мәсьәләсе хәл ителмәгән. Шуңа күрә әлеге материал эшләп бетерергә җибәрелде һәм сессиягә кадәр өстәмә рәвештә каралачак.
Моннан тыш, узган утырышта депутатлар "Казэнерго" АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаковның шәһәр урамнарын яктырту турындагы докладын тыңладылар, ул компаниянең шәһәрне тышкы яктырту системасын үстерү белән актив шөгыльләнүен, аерым алганда, аның белән идарә итүне автоматлаштыру белән шөгыльләнүен хәбәр итте. Хәзерге вакытта автоматлаштыру дәрәҗәсе 90 проценттан артып киткән - "Казэнерго" үз планнарын арттырып үтәгән. Компания шулай ук шәһәрнең яктыртылу дәрәҗәсен арттыра: 2018 елда 3479 яңа ут ноктасы урнаштырылды һәм экологик булмаган терекөмешле яктырткычларын заманча светодиодлы лампаларга алыштырдылар. Көзге чорда 6100 яктырткыч һәм 31 идарә блогы алыштырылды. "Хәл ителергә тиешле мәсьәлә булып электр энергиясен куллануның нәтиҗәсез режимында эшләүче индивидуаль кабыну лампаларын куллану тора", - дип өстәде Р.Габделхаков.
"Казэнерго" эшендә депутатлар һава кабельләрен юкка чыгаруны мөһим дип тапты. Әлеге сорауны депутат Сергей Черепанов бирде. Шулай ук аны, демонтаждан соң, экологик булмаган терекөмешле лампаларның кая җибәрелүе кызыксындырды. Р.Габделхаков аңлатып узганча, яктырткычларны утильләштерергә кирәк. Моннан тыш, депутат Азат Ислаев фикер алышу барышында Казан бистәләрендә урамнарны яктырту буенча эш җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавын билгеләп үтте.
Комиссия көн тәртибенә шулай ук Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр дә кертелде.