Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2018, 12:00

Депутатлар ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике ведомствога аеруны хуплады

Дәүләт Советындагы утырышта әлеге карар өчен 75 депутат тавыш бирде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Бүген Татарстанның Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар республика Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ТР Яшьләр эшләре министрлыгына һәм ТР Спорт министрлыгына аеру тәкъдимен хупладылар. Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров сүзләре буенча, моны эшләү ихтыяҗы күптән барлыкка килде.

Шамил Гафаров искәртеп үткәнчә, узган елда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карары буенча, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышын анализлау өчен ведомствоара эшче төркем оештырылды. Республика Хөкүмәте белән берлектә төрле мәсьәләләр каралды, шул исәптән, яшьләр сәясәтен оештыру, структур, функциональ һәм кадрлар ягыннан ныгыту буенча тәкъдимнәр кертелде. Аерым алганда, башкарма хакимият органнары системасында яшьләр сәясәте өлкәсендәге мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк аерым структура булдыру тәкъдим ителде.

75 депутат карар өчен уңай тавыш бирде, 4 – проектка каршы чыкты, карар кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

Депутатлар ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике ведомствога аеруны хуплады

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Бүген Татарстанның Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар республика Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ТР Яшьләр эшләре министрлыгына һәм ТР Спорт министрлыгына аеру тәкъдимен хупладылар. Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров сүзләре буенча, моны эшләү ихтыяҗы күптән барлыкка килде.<br> </p> <p> Шамил Гафаров искәртеп үткәнчә, узган елда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карары буенча, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышын анализлау өчен ведомствоара эшче төркем оештырылды. Республика Хөкүмәте белән берлектә төрле мәсьәләләр каралды, шул исәптән, яшьләр сәясәтен оештыру, структур, функциональ һәм кадрлар ягыннан ныгыту буенча тәкъдимнәр кертелде. Аерым алганда, башкарма хакимият органнары системасында яшьләр сәясәте өлкәсендәге мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк аерым структура булдыру тәкъдим ителде. </p> <p> 75 депутат карар өчен уңай тавыш бирде, 4 – проектка каршы чыкты, карар кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. </p>