Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2021, 17:36

Депутатлар мәгариф учреждениеләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру һәм Казанда мәдәният өлкәсен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты

Казан шәһәр думасының даими комиссияләренең күчмә утырышы С.Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда узды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Камилә Гобәйдуллина). Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда кичә Казан шәһәр Думасының шәһәр һәм әйләнә-тирә мохитне саклау һәм мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссияләренең уртак утырышы узды.

Утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, Казан районнары администрацияләре башлыклары урынбасарлары, шәһәр мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, республика һәм шәһәр яшьләр парламентлары, ата-аналар җәмгыяте вәкилләре катнашты.

«Балаларны сәламәт туклануга тарту өчен заманча һәм стандарт булмаган тәҗрибәләр кертергә кирәк»

Фикер алышуның беренче темасы шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә кайнар туклануны оештыру булды. «Мәктәптә булганда балаларга кайнар туклану аларның сәламәтлеген тәэмин итүнең һәм нәтиҗәле укуга сәләтле булуның мөһим шартларының берсе булып тора», - дип билгеләп үтте утырышны ачып, шәһәр халкының һәм әйләнә-тирә мохитнең сәламәтлеген саклау буенча даими комиссия рәисе Рафаэль Шәвәлиев.

Исегезгә төшерәбез, элек Казанда һәм республиканың 10 районында социаль учреждениеләрне туклану белән тәэмин итүче белән танышканнар иде. Аерым алганда, депутатларга азык-төлек белән тәэмин итүчеләрне сайлап алу кагыйдәләре, сатыла торган продуктларның сыйфатын контрольдә тоту ысуллары, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә туклану оештыру турында сөйләделәр. Әйтик, департамент көн саен 143,4 меңнән артык укучыны кайнар туклану белән тәэмин итә, бу 2019 елга караганда 7 меңгә күбрәк. Уку елы башыннан алып федераль программа буенча 1-4-нче сыйныфлардагы барлык укучылар да түләүсез кайнар туклану белән тәэмин ителгән. Программаны гамәлгә ашыру өчен майлар, аксымнар һәм углеводлар буенча ике атналык тигезләнгән махсус меню эшләнде. Күчмә утырышлар вакытында депутатлар шәһәр мәгариф учреждениеләрендә булдылар, мәктәп менюсыннан әзерләнгән ризыкларның югары дәрәҗәдә булуын, шулай ук укучыларның кайнар туклануын тәэмин ителешен билгеләп үттеләр.

Р. Шәвәлиев шулай ук депутатлар тарафыннан алдагы утырышларда күтәрелгән сәламәтлекләре чикләнгән балаларны 2 тапкыр бушлай туклану белән тәэмин итү кирәклеге турындагы мәсьәләнең хәл ителүенә игътибар итте. «1-нче апрельдән мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәпләрдә 2 тапкыр ташламалы туклану ала башладылар», – дип билгеләп үтте даими комиссия рәисе.

Утырышта укучыларның ата-аналары белән азык-төлек һәм социаль туклану департаментының эше ничек төзелүе турында генераль директор Рима Мөхәммәтшина һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе, блогер – әни Нина Шимина сөйләделәр.

Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, үз чиратында, бүген Казанның барлык мәктәпләрендә кайнар туклану оештырылуын билгеләп үтте, гомуми тәэмин ителеш 99 % тәшкил итә, шул исәптән 1-4-нче сыйныф укучыларын – 100%, 5-11 сыйныф укучыларын 98 % тәшкил итә. Шәһәрнең барлык мәктәпләрендә бер тапкыр туклану белән 72% укучы тәэмин ителгән, ике тапкыр – 26,7%. Шулай ук Л.Авдонина мәктәп укучыларының туклануын оештыру буенча тикшерү нәтиҗәләрен дә әйтте. Ата-аналардан килгән шикаятьләр арасында ул суынган, салкын ашларны һәм кайбер мәктәпләрдә уртача шәһәр күрсәткеченнән артып киткән ашап бетерелмәгән ризыклар индексын атады.

Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рафикова балалар һәм аларның ата-аналары арасында сәламәт туклануны популярлаштыруның мөһимлеген ассызыклады. «Балаларны сәламәт туклануга тарту өчен заманчарак тәҗрибәләр кертергә кирәк», – дип ышана ул.

Утырышта комплекслы һәм системалы хәл итүне таләп итә торган башка проблемалар да яңгырады. Аерым алганда, фикер алышу вакытында депутат Людмила Андреева, укучыларның төрле социаль контингентын исәпкә алып, мәктәп укучылары арасында ташламалы туклануга квоталар бүлү мәсьәләсен үзгәртүне таләп итүенә игътибар итте. Марат Галиуллин кухня хезмәткәрләренең штат расписаниесен һәм аларның хезмәт хакын яңадан карау мәсьәләсен күтәрде. Әйтик, укыту ике сменада алып барыла торган мәктәпләрдә пешекчеләрнең һәм кухня хезмәткәрләренең штат санын арттыруга ихтыяҗ бар. Моннан тыш, учреждениеләрнең азык-төлек блокларын эчке биналар исәбенә яки янкормалар төзү исәбенә киңәйтү зарур.

«Китапханәләргә сорау бар»

Уртак утырышның икенче темасы Казанда мәдәният өлкәсен үстерү мәсьәләсе булды.

Учреждение буенча экскурсияне мәдәният сарае директоры Валентина Иванова үткәрде. Ул депутатларны учреждение эшенең төп юнәлешләре белән таныштырды һәм аның үсешенең яңа концепциясе турында сөйләде.

Аннары утырышта катнашучылар Казанда мәдәният үсеше турында фикер алышуга керештеләр. Депутатлар билгеләп үткәнчә, бу тармак яңа сыйфатлы дәрәҗәгә чыкты һәм, аларның яшь һәм милли үзенчәлекләрен исәпкә алып, халык ихтыяҗларына тулысынча йөз тота.

Казан Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сүзләренә караганда, бүгенге көнгә мәдәният учреждениеләре муниципаль челтәренә 18 мәдәни-ял үзәкләре, 52 китапханә, 18 музыка һәм 7 сәнгать мәктәбе, 6 муниципаль музей, 3 концерт оешмасы, Казан зооботаника бакчасы, Парклар һәм скверлар дирекциясе керә. Соңгы елда күп кенә объектлар яңартылды һәм ремонтланды, шулай ук «Авыл клубы» президент программасы буенча бистәләрдә 8 мәдәният сарае төзелде. Спикер яңартылган Мәдәният сараенда уздырылган чараларның санының 2 тапкырга артуын билгеләп үтте.

Шәһәр территориясен мәдәни үзәкләр белән тигез колачлау мәсьәләсе һаман да ачык кала бирә. Мәдәният йорты Салмачы, Колсәет, Борисоглебское бистәләрендә, шулай ук Азино һәм «Салават күпере» торак комплексында таләп ителә. Моннан тыш, Мәүлүтев урамындагы иң зур китапханәләрнең берсен яңарту чиратта тора. «Без китапханәләрнең ремонтлануын телибез, чөнки бу шәһәр халкы өчен иң беренче һәм бушлай звено. Һәр китапханәнең, мәдәни үзәкләр кебек үк, үз йөзе һәм бердәм таныла торган бренды булачак», – дип сөйләде Азат Абзалов.

Депутат Илгиз Фәхриев шәһәрнең һәр районында мондый китапханәләр булдыруның мәгънәсе бармы яки зур булмаган уку заллары белән чикләнергә кирәкме, дип кызыксынды. Азат Абзалов аңлатканча, аерым торучы китапханәләр мәдәни ял итүнең бер өлешен тутыра, бигрәк тә башка учреждениеләр булмаган районнарда. Ул билгеләп үткәнчә, анда да масштаблы чаралар үткәрергә мөмкин. «Моны төгәл эшләргә кирәк, сорау бар. Яңартылган Татарстанның Милли китапханәсе эшенең беренче көннәре ачык мисал булып тора ала. Ике көн эчендә китапханәдә 4 мең кеше булды, 800 яңа укучы теркәлде», – дип өстәде Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы.

Азат Абзалов шулай ук мәдәният – пандемия аркасында иң җитди зыян күргән тармакларның берсе, дип сөйләде. Әмма, коронавирус чикләүләре шартларында катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, шәһәр муниципаль учреждениеләр эшен саклап кала алды һәм аларның хезмәт күрсәтүләренең һәркем өчен ачык булуын тәэмин итте. Әйтик, чараларның бер өлеше онлайн-режимда үткәрелгән, ә «Яшәү яме» проекты бүген дә шундый форматта гамәлгә ашырылуын дәвам итә.

Шул ук вакытта депутатлар мәдәният өлкәсендәге төп проблемаларга да игътибар иттеләр. Бу учреждениеләрне кадрлар белән тәэмин итү, халыкка хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат җиткерү, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә концерт һәм күргәзмә эшенең җитмәве. Шуңа бәйле рәвештә, депутат, азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина фестиваль мәдәниятен үстерү темасын күтәрде. Ул бу хәрәкәтне киңәйтергә тәкъдим итте һәм шәһәрне казанлылар инициативасын кабул итәргә әзерме дип сорады. Азат Абзалов белгечләр шәһәрлеләрнең кызыклы идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итәргә әзер, мәдәни туризм буенча тәкъдимнәр белән Казан шәһәренең Мәдәният идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар, дип җавап бирде.

Депутат Руслан Дуженков яңа мәктәпләр төзегәндә һәм проектлаганда шунда ук мәдәни компонентны исәпкә алырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, эшне профильле ведомстволар белгечләренең кураторлыгы астында үткәрергә кирәк.

Күчмә утырышта яңгыраган барлык сораулар Казан шәһәре Думасы сессиясендә каралачак.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасы даими комиссияләренең Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортындагы уртак утырышы
Видеорепортаж
08.04.2021 17:20
Казан шәһәре Думасы даими комиссияләренең Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортындагы уртак утырышы.
Барлык яңалыклар