Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.06.2024, 12:27

Казан шәһәре думасы депутатлары 2024 елга шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертте

Керем өлеше 43 млрд 686 млн сум тәшкил итәчәк, чыгым өлеше - 50 млрд 136 млн

Ратушада уза торган Казан шәһәр Думасының XXX сессиясендә депутатлар ТР башкаласы бюджетына 2024 елга үзгәрешләр керттеләр. Керем өлеше 43 млрд 686 млн сум тәшкил итәчәк, чыгым өлеше - 50 млрд 136 млн сум, дефицит 6 млрд 450 млн сум, аны каплау чыганагы – шәһәр бюджеты акчалары калдыгы һәм акцияләр сату.

Башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бюджет керемнәре һәм чыгымнары кире кайтарылмый торган керемнәр, шул исәптән өстәмә финанс ярдәме хисабына 1 млрд 165 млн сумга арта.

Акчаларны шәһәр һәм ТКХ төзекләндерүгә (802 млн), муниципаль учреждениеләрне тотуга (208 млн), җир кишәрлекләрен тартып алуга (79 млн), гидротехник корылмаларны тикшерүгә (27 млн), балаларның каникуллар ялына (24 млн), яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә (21 млн) һәм гомумшәһәр чараларына (4 млн) юлларга планлаштыралар.

Шулай ук ел башына бюджетның чыгым өлешен 698,8 млн сумга арттырырга тәкъдим ителде. Аларның 10,1 млн сумы 2023 елда кабул ителгән йөкләмәләрне каплау өчен кулланылачак. Тагын 688,7 млн сум муниципаль учреждениеләрне һәм төзекләндерү объектларын тотуга, капиталь ремонтка һәм муниципаль учреждениеләр биналарын төзүгә һ.б. юнәлдереләчәк.

Акцияләрне сатудан шәһәр бюджетына 1 млрд 209 млн сум керү планлаштырыла. Акчалар төзекләндерү предприятиеләре өчен база төзелешенә, махсус операция кысаларында чаралар, бозга каршы реагент сатып алуга, гомумшәһәр вакыйгаларына, күзәтчелек органнары күрсәтмәләрен үтәүгә юнәлдереләчәк.

Казан шәһәре думасы депутатлары 2024 елга Татарстан башкаласы бюджетына үзгәрешләр кертүне хуплады.

Исегезгә төшерәбез, XXIX сессиядә 2024 елга бюджетка үзгәрешләр керттеләр һәм 2023 елга бюджет үтәлеше турындагы хисапны расладылар. 2023 елда керемнәр буенча казна күләме 43,8 млрд сум тәшкил иткән, чыгымнар буенча - 44,1 млрд.

Видеорепортаж
26.06.2024 12:39
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXX сессиясе утырышы
Барлык яңалыклар