В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Депутатлар берләшкән мәктәпләр һәм түбән нәтиҗәлелек күрсәткән мәктәпләр эшен тикшерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Казан шәһәр Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли сораулар буенча даими комиссиясе депутатлары Мәскәү районының 75-нче гимназиясендә, Авиатөзелеш районының 168-нче мәктәбендә, Яңа Савин районының 103-нче мәктәбендә күчмә киңәшмә уздырды. Алар берләшкән мәктәпләр һәм түбән нәтиҗәлелек күрсәткән мәктәпләр эшен тикшерде. Утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов һәм шәһәр районнарының мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
2017 елның сентябреннән Казанда берничә мәктәп берләштерелде – шулай итеп 7 яңа мәгариф үзәкләре барлыкка килде. Мәскәү районының 75-нче гимназиясе 133-нче мәктәп белән берләштерелде. Берләшкән мәктәпләр директоры Лариса Помыкалова депутатларны мәктәпләрне берләштерү принциплары белән таныштырды. Икенче сменада уку мәсьәләсе хәл ителгән, балаларга өстәмә белем бирүне оештыру мөмкинлеге туган, мәктәп күбрәк акча ала башлаган, бу исә хуҗалык эшләрен яхшырак алып барырга ярдәм итә.
Авиөтезелеш районының 168-нче соматик авырулы балалар өчен озайтылган көн мәктәбендә депутатлар аның Казанда бердән-бер шундый мәктәп булганын билгеләп үттеләр. Мәктәп директоры Юлия Чекунова сөйләгәнчә, балаларның нерв-психологик сәламәтлеген саклар өчен дәресләр режим буенча алып барыла: көндезге йокы, урамда йөрү, көннең икенче яртысында эстетик дәресләр, дәвалау процедуралары, дәвалау физик культурасы, психотренинг.
Күчмә киңәшмә 103-нче рус-татар мәктәбендә тәмамланды. Педагогик состав, укучылар, мәктәп традицияләре, материаль-техник нигез белән депутатларны мәктәп директоры Ринат Хабибуллин таныштырды. Депутатлар шулай ук татар язучысы Фәнис Яруллин иҗатына һәм тормыш юлына багышланган мәктәп музеен да карап чыктылар. Комиссия депутатлары билгеләп үткәнчә, мәктәптә барлык шартлар да бар. 734 укучының 607-се төрле түгәрәкләргә йөри – 17 түгәрәк эшли, аларда дәресләр өстәмә түләүсез алып барыла.
Берләшкән мәктәпләр һәм түбән нәтиҗәлелек күрсәткән мәктәпләр эшен тикшерүне депутатлар көзен дәвам итәчәкләр.