Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2019, 16:47

Казан шәһәр Думасы депутатлары йортсыз хайваннарны тоту һәм карап тоту эшен тикшерде

Депутатлар Башкарма комитетка законнар базасын камилләштерү өчен конкрет тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Казан шәһәр Думасы депутатлары Татарстан башкаласында караучысыз этләрне тоту һәм карап тоту буенча эшләрне тикшерде. Күчмә утырыш барышында алар Идел буе районында хуҗасыз хайваннарны вакытлыча тоту пунктында булдылар, шулай ук Горки-Әмәт урманында этләрне йөртү өчен мәйданчыкны карадылар.

Депутатлар караган беренче объект «ВетДом» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте базасындагы йортсыз этләрне вакытлыча тоту пункты булды. 2014 елдан караучысыз этләрне тоту һәм карап тоту буенча вәкаләтләр муниципаль дәрәҗәгә тапшырылган, барлык эшчәнлек региональ актлар һәм ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә гамәлгә ашырыла, дип сөйләде Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе урынбасары Андрей Кутырев. «Хайваннарны аулау һәм тоту буенча эшчәнлек ТР бюджетыннан бүлеп бирелгән субсидияләр хисабына алып барыла. Бүген Казанда аңа дәгъва белдергән бердәнбер оешма - «ВетДом», - дип аңлатты А.Кутырев.

Депутат Рөстәм Бакиров, Казан шәһәр Думасының шәһәр кешеләренең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссияләре әгъзасы Казанда елга ничә эт тотылуы белән кызыксынды. «2017 елда оешма Казан урамнарыннан 8 мең 126 этне тоткан, 2018 елда – 10 мең 417 этне, – дип җавап бирде «ВетДом» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Алия Гәрәева. - Этләрне тотканнан соң вакытлыча тоту пунктына алып киләләр, анда аларны 10 көн дәвамында ветеринарлар карый. Әгәр хайван тулысынча сәламәт булса, аны стерильләштерәләр һәм урамга чыгаралар. Юк икән, эт эвтаназиягә җибәрелә. Дәвалануга акча каралмаган».

Вакытлыча тоту пункты территориясендә барлыгы 20 вольер һәм этләрне йөртү мәйданчыгы урнашкан.

Федераль законнарга 2017 ел ахырында кертелгән үзгәрешләр киләсе ел башыннан үз көченә керәчәк. Яңа таләпләр нигезендә, стерильләштергәннән соң, этләрне урамга чыгару яисә агулап үтерү тыелачак. «Хуҗасыз этләр проблемасы бөтен Россия өчен актуаль, ә 2020 елның 1-нче гыйнварыннан ул күп тапкырга артачак, – дип билгеләп үтте Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсе мөдире Евгений Яшин. – 1-нче гыйнвардан һәр муниципалитетта муниципаль яки шәхси приютлар булырга тиеш. Хәзерге кебек вакытлыча карап тотулар булырга тиеш түгел инде».

«Бу мәсьәләне хәл итә башлау өчен без нинди беренче адым ясарга тиеш?» - дип кызыксынды депутат Алексей Серов.

Проблема йорт хайваннарына җавапсыз карый торган кешеләрдән башлана, ә аны хәл итү өчен федераль дәрәҗәдә законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк, дип җавап бирде Е.Яшин. «Кешеләр этне ала һәм аны 3 айдан урамга чыгарып җибәрә ала, – диде ул. - Шуңа күрә этләрне мәҗбүри теркәү һәм чиплау үткәрү кирәк, бу таләпләрне федераль законнарга кертү зарур». Мәҗбүри теркәү йорт хайваннарының бердәм базасын формалаштырырга булышачак, югалган хайваннарны эзләүне җиңеләйтәчәк һәм урамда үз хайваннарын калдыра торган намуссыз хуҗаларны тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук депутатлар Горки-Әмәт урманында этләрне йөртү өчен төзелгән мәйданчыкларның берсендә булдылар. Әйләндереп алынган территория артында хайваннар өчен уен зоналары оештырылган, тренировкалар мәйданчыклары төзекләндерелгән, шулай ук догбокслар куелган.

«Мәйданчыкларга ихтыяҗ хайваннарны теркәү турындагы мәгълүматлардан чыгып исәпләнә. Әмма, кешеләрнең үз хайваннарын теркәмәвен исәпкә алып, без мондый ихтыяҗның кайда кирәк булуын һәрвакытта белә алмыйбыз», - дип сөйләде А.Кутырев.

Утырыш ахырында депутатлар Башкарма комитетка законнар базасын камилләштерү өчен конкрет тәкъдимнәр әзерләргә, шулай ук башка шәһәрләр белән чагыштырганда хуҗасыз хайваннарны күзәтү өлкәсендәге эш турында аналитик мәгълүмат бирергә куштылар.

Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә хуҗасыз хайваннарны аулау һәм карап тоту буенча эшчәнлек өлкәсен җайга сала торган норматив-хокукый актлар эшләнүен исәпкә алып, депутатлар бу мәсьәләне 2019 елның 3-4 кварталында төбәк хакимияте органнары катнашында өч комиссиянең киңәйтелгән уртак утырышында кабат карарга кирәк дигән карар кылдылар.

Барлык яңалыклар