Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2018, 11:28

Казан шәһәр Думасы депутатлары балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыруны тикшерделәр

Алар “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда һәм “Яңа Юдино” балалар мәгариф үзәгендә булдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Казан шәһәр Думасы депутатлары Заречье” сәламәтләндерү лагеренда һәм “Яңа Юдино” балалар мәгариф үзәгендә булдылар, биредә алар балаларның ял итү шартлары, куркынычсызлыгын тәэмин итү, туклануларын оештыру белән таныштылар.

Күчмә киңәшмәдә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комиссия рәисе Фәнис Нурмөхәммәтов, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссия рәисе Нияз Гафиятуллин, шәһәрлеләр сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе Рафаэль Шәвәлиев, депутатлар Лилия Бакулина, Рөстәм Бакиров, Ләйлә Гарифуллина, Альбина Кыямова, Татьяна Мороз, Әлмир Михеев, Рәшит Низамов, Фәдбир Сафин, Сергей Черепанов, шулай ук Балалар һәм яшьләр эшләре комиссиясе рәисе Айрат Фәизов, “Ял” балаларның һәм яшьләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча шәһәр үзәге һәм “Подросток” муниципаль бюджет учреждениесе вәкилләре катнашты.

“Заречье” лагере – Казанның иң эре муниципаль лагере, ул 1963 елгы “Спартак” һәм 1979 елгы “Светлячок” лагерьларын кушу ярдәмендә барлыкка килгән. Айрат Фәизов депутатларга хәбәр иткәнчә, лагерьда үз акчалары һәм башка чаралар ярдәмендә 7,5 млн сумга 80 кешелек ике җәйге йорт ясалган. Ләкин әлегә футбол кырын төзү мәсьәләсе ачык кала, чөнки аны финанслау чыганаклары билгеле түгел.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, лагерьда мавыктыргыч иҗади атмосфера һәм нәтиҗәле белем бирү мохите хөкем сөрә.

22 июньнән 9 июльгә кадәр биредә “Дуслык” республика профиль сменасы үтә. Россия Федерациясенең 19 субъектыннан (Әстерхан, Владимир, Волгоград, Киров, Курган, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан, Красноярск һәм Пермь краеннан, Марий Эл Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан, Мәскәүдән, Татарстан Республикасыннан), шулай ук Казахстан Республикасыннан һәм Гарәп Әмирлекләреннән балалар 18 көн дәвамында күп милләтле Татарстанның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнәчәк, үзләренең татар һәм инглиз телләре буенча белемнәрен арттырачак.

“Яңа Юдино” лагере быел Юдино торак массивы балалары һәм яшүсмерләрнең комплекслы ялын оештыру өчен эксперименталь мәйданчык булды. Ерак урнашкан торак массивның социаль инфраструктурасының тиешле дәрәҗәдә үсеш алмавы проблемасын балалар лагере һәм яшьләр үзәген кушып, өлешчә хәл итеп булды. 2018 елның гыйнвар аенда лагерь “Подросток” МБУ балансына күчерелә һәм хәзер җәйге вакытта ул сәламәтләндерү лагере буларак эшләсә, калган вакытта яшүмсерләр-яшьләр үзәге функцияләрен башкарачак.

Ике лагерьда да пеример буенча видеокүзәтү урнаштырылган.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, Балалар һәм яшьләр эшләре комиссиясе тарафыннан биредә бик күп эш башкарылган, балалар ялы югары дәрәҗәдә оештырылган. Балалар муниципаль лагерьларында балалар ихтыяҗларын исәпкә алып, төрле профильле сменалар оештырыла. Профильле сменада ял итү бәясе 18 көнгә 16 мең тәшкил итә, шул ук вакытта ата-аналар түләве 4 меңнән башлана, калган бәяне дәүләт каплый.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар