Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2023, 17:55

Казан шәһәр Думасы депутатлары республика кан банкын 7,2 литрга тулыландырды

Акция махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен уздырылды

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы ноябрь). ТР башкаласы депутатлары «Казан шәһәр Думасы доноры көне» акциясен оештырдылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен кан тапшырдылар.

Барлыгы 16 кеше донор булды, алар госпитальләрдә дәваланучы шәһәр халкы һәм хәрбиләр өчен 7,2 литр кан тапшырдылар.

Акция тәмамлангач, ТР ССМ Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев депутатларны учреждение эше, аның барлыкка килү тарихы, донорлар белән эш оештыру, кан плазмасын тикшерү, карантинлаштыру һәм аны компонентларга бүлү, махсус шартларда саклау белән таныштырды.

Рамил Тураев сүзләренчә, бүгенге көндә медицина учреждениеләрен канның донор компонентлары белән тәэмин итүдә проблемалар юк, әмма донор ярдәменә мохтаҗ реципиентлар саны соңгы вакытта арта бара. ТР ССМ Республика кан үзәгендә барлык төркемнәрдәге кан компонентларының стратегик запасы бар.

«Без тәүлекнең теләсә кайсы вакытында плазмадан башлап тромбоцитларга һәм эритроцитларга кадәр теләсә нинди компонент бирә алабыз, чөнки криоконсервацияләү, ягъни кан һәм аның компонентларын ультратүбән температурада саклау кебек технологияне беләбез – минус 90 градус. Ләкин шул ук вакытта медицина учреждениеләренә күп күләмдә трансфузияләргә мохтаҗ авыр пациентлар керә ала һәм шуңа күрә кан банкын даими тулыландырырга кирәк», – дип ассызыклады баш табиб.

Барлык яңалыклар