Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2018, 09:28

Казан шәһәр Думасы депутатлары шәһәрдә адаптив спорт үсеше өчен тудырылган шартлар белән таныштылар

Даими комиссия әгъзалары “Касатка” балалар-үсмерләр спорт мәктәбе бассейнында, 78-нче лицейда һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның физик үсеше үзәгендә булдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь, Алина Бережная). Кичә үткән күчмә киңәшмә барышында Казан шәһәр Думасы депутатлары шәһәрдә инвалидлар, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен физик культура һәм спорт, адаптив физик культура һәм адаптив спорт үсеше өлешендә башкарылган эш барышы белән таныштылар.

Утырышта Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова, Казан шәһәр Думасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча, шәһәрлеләр сәламәтлеген һәм тирә-як мохитне саклау буенча, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссияләр әгъзалары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре катнаштылар.

Депутатлар беренче булып йөзү буенча “Касатка” балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең ике бассейнының берсендә булдылар. Ул Рихард Зорге урамында урнашкан. Бүгенге көндә биредә 222 бала шөгыльләнә, аларның 20 – сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән бала. Алар өчен бассейнда сәламәтләндерү дәресләре уздырыла: атнага ике тапкыр берәр сәгать дәвамында балалар белән профессиональ тренерлар шөгыльләнә.

“Бассейн барлык категорияле гражданнарга да туры килеп бетми. Бассейнның мөмкинлекләре искиткеч – яхшы тренерлар, дәресләр программасы, ләкин бина мөмкинлекләре биредә кирәкле шартлар тудыруны чикли. Архитекторлар белән бергә иске объектларны үзгәртү мөмкинлекләре хакында уйларга кирәк, бу сорау бик актуаль”, - диде депутатларга Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова.

“Касатка” спорт мәктәбенең Кол Гали урамында урнашкан икенче бассейны Универсиада мирасы булып тора һәм “Уңайлы мохит” программасы таләпләренә тулысынча туры килә.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, бу өлкәдә алып барылган эшләр ярдәмендә Казанда спорт белән шөгыльләнүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны арткан.

Киләсе объект – 78-нче “Фарватер” лицее. Лицейның үзенчәлеге шунда, биредә балалар катнаш классларда белем ала. Лицейда 1240 бала укый, аларның 12 процентының сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән. Лицей директоры Әлфия Госманова сүзләре буенча, учреждение Реабилитация үзәге белән хезмәттәшлек итә.

Лицей инклюзив уку-укыту системасын үстерүне дәвам итә. Узган елда бинаның бер ягы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга әзерлек төркемендә уку өчен тулысынча бүлеп бирелгән. Хәзер монда 6 бала шөгыльләнә. Депутатлар күргәнчә, биредә барлык шартлар да тудырылган. Балалар белән тәҗрибәле укытучылар шөгыльләнә.

Утырышта катнашучылар уку йортының уникальлеген билгеләп үттеләр. Алар фикеренчә, әлеге тәҗрибәне шәһәрнең башка учреждениеләренә дә кертергә кирәк. Россиядә ике генә мондый мәктәп бар.

Депутатлар караган соңгы объект булып Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның физик үсеше үзәге (Адоратский ур.) торды.

Учреждение директоры Лев Алимов сөйләгәнчә, спорттан башка үзәктә балаларга бушлай медицина массажы ясала. Аларны Руслан Заирбеков – начар күрә торган массажчы – дәвалый.

Күчмә киңәшмә азагында депутатлар билгеләп үткәнчә, шәһәрдә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең реабилитацияләү һәм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүе өлкәсендә башкарылган эшне тикшереп торган координацион совет булдырырга кирәк. “Спорт мәктәпләренең үз системасы бар, мәктәпләрнең – үзләренеке, медикларның – үзләренеке, ә гомуми координация юк, - диде Людмила Андреева. – Шәһәрдә шундый зур нигез булганда, махсус координацион советлар оештырырга кирәк”.

Нәтиҗә ясап, катнашучылар билгеләп үткәнчә, инвалидлар көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудыру Казанның социаль-икътисади үсешенең төп бурычларының берсе булып тора.

Барлык яңалыклар