Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2019, 16:44

Казан шәһәре Думасы депутатлары өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтелү шартлары белән таныштылар

Алар шәһәрнең гериатрия кабинетлары булдырылган өч дәвалау оешмасында булдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алинә Бережная). Бүген Казан шәһәре Думасы депутатлары «Демография» илкүләм проектының һәм «Өлкән буын» федераль проектының тормышка ашырылуы белән танышты. Проектларның төп максатлары булып 67 яшькә кадәр актив озын гомер чорын һәм 78 яшькә кадәр сәламәт гомер озынлыгын арттыру тора. Шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия әгъзалары стационарда һәм ике поликлиникада булдылар, аларда өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәме күрсәтелә.

Күчмә утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев һәм ТРның баш гериатры Рамил Мөхәмәтдинов катнаштылар.

ТР баш гериатры Рамил Мөхәммәтдинов депутатларга сөйләвенчә, бүген Казанда 65 яшьтән өлкәнрәк 166 мең 199 кеше яши, картлык астениясеннән 33 мең 222 җәфа чигә. «Гериатрия өлкән буын кешеләренә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, физик һәм функциональ активлыкны саклап калу яки торгызу буенча ярдәм итүгә юнәлдерелгән», - дип сөйләде Р.Мөхәммәтдинов. Бүген республикада медицина учреждениеләре базасында 44 гериатрия кабинеты ачылды, шуларның 12-се - Казанда. Бу елның 9 аенда гына да кабинетларга 5 мең 435 пациент килде. Аеруча авыр хәлдәге пациентлар стационарда дәваланалар, республикада «гериатрия» профиле буенча 150 ятак булдырылган, шуларның 42-се - Казанда.

Өлкән кешеләр гериатрия ярдәме ала торган медицина учреждениеләренең берсе – «Сугыш ветераннары госпитале» (Исаев ур., 5). Депутатлар госпитальнең стационар бүлегендә булдылар, анда «гериатрия» профиле буенча 20 ятак булдырылган. Күчмә утырыш әгъзалары бүлекнең пациентлары белән аралаштылар, аларның үзләрен ничек хис итүләре белән кызыксындылар. «Санаторийдагы кебек, бик сизгер персонал, игътибарсыз калдырмыйлар», - дип сөйләде пенсионер Рания Садыйкова.

Биредә үк, госпитальдә, гериатрия кабинеты эшли. Депутатлар табибларның көненә күпме кешене кабул итүләре белән кызыксындылар. Р.Мөхәммәтдинов сүзләренә караганда, бер пациентны кабул итүгә уртача 40 минут чамасы вакыт китә, бер көн эчендә табиблар 8 кешегә хезмәт күрсәтә. Өлкәннәр белән махсус өйрәтелгән белгечләр эшли. «2019 елда республикада 10 табиб-гериатр әзерләнде, нигездә, алар дүрт ай дәвамында яңадан уку узган элеккеге терапевтлар. Казанга килгәндә, сырхауханә кабинетларында-12, стационарларда – 5 табиб-гериатр эшли», – дип аңлатты Р.Мөхәммәтдинов, ул шулай ук бүгенге көндә медицина персоналы җитмәвен ассызыклады.

Депутатлар караган икенче объект «10-нчы номерлы шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе (Бондаренко ур., 4) булды, анда гериатрия кабинеты эше турында сырхауханәнең баш табибы Сергей Савинов сөйләде. Ул, табиб-гериатрга кабул итүгә керер алдыннан, пациент башта терапевтка килергә тиеш, дип билгеләде. «Өлкән яшьтәге кешеләр махсус анкеталау уза, анда гомуми хәлләре белән бәйле 7 сорауга җавап бирә. Сораулар төрле, алар физик һәм эмоциональ халәткә кагыла. Өч җавап уңай булса, пациентка табиб-гериатрга бару кирәклеге билгеләнә», - дип аңлатты С.Савинов.

Депутатлар шулай ук сырхауханәнең табиб-гериатры Айгөл Дәүләтьярова белән дә аралаштылар. Ул, аңа кабул итүгә килгән һәр пациент, дәвалау билгеләнеше белән бергә дөрес туклану һәм физик активлык буенча брошюралар ала, дип сөйләде. «Картлык астениясе белән чирләгән өлкәннәр күп, шуңа күрә гериатрик ярдәмне үстерү бик мөһим. Безнең төп бурыч - хәтер югалу, күрү, ишетү сәләтләренә зыян килү, кан басымының югары булуы кебек картлык авыруларының прогрессивлашуын булдырмау. Без картлыкны тагын да уңайлырак итәргә һәм пациентларыбызның тормышын озайтырга тырышабыз», – дип сөйләде А.Дәүләтьярова.

Гериатрия кабинеты эшен депутатлар «7-нче шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә дә (Адоратский ур., 40) бәяләделәр. Биредә алар табиблар белән дә, пациентлар белән дә аралаша алдылар. Табиб-гериатр Лилия Нәбиуллина сөйләвенчә, аның бурычына пациентның тотрыклы халәтен саклап калу гына түгел, ул кабул итә торган препаратларга төзәтмәләр кертү дә керә. «Без тар белгечләр тарафыннан билгеләнгән барлык препаратларны өйрәнергә, аларның бергә кушылуын тикшерергә, дәвалау динамикасын фаразларга һәм, безнең кабинетта булган вакытта пациентның сәламәтлеге торышын исәпкә алып, элегрәк билгеләнгән препаратларны гамәлдән чыгарырга тиеш», - дип сөйләде Л.Нәбиуллина.

Людмила Андреева билгеләп үткәнчә, бу - эшнең бик мөһим өлеше. «Һәр белгеч күп санлы дару төймәләрен билгели, барысын бергә кушып кабул иткән очракта, начар нәтиҗәләр китереп чыгара ала, шуңа күрә сезнең эшегез бәяләп бетергесез», - диде Л.Андреева.

Күчмә утырыш нәтиҗәләре буенча депутатлар шәһәрдә гериатрия ярдәмен үстерергә кирәк, аерым алганда, кабинетларның матди-техник базасын яхшыртырга, шәһәр стационарларында тиешле күләмдә ятаклар булдыру өчен финанслау табарга кирәк, дигән фикергә килделәр. Шәһәр сырхауханәләрендә гериатрия кабинетларын булдыру өчен тәкъдим ителә торган мәйданнар буенча биналарга булган дефицит белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк (Гериатрия кабинетның тәкъдим ителгән мәйданы - 16-18 кв.м ). Кадрлар мәсьәләсе халыкка гериатрия ярдәмен күрсәтүне оештыруда төп проблема булып кала.

Күтәрелгән барлык проблемалы мәсьәләләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча эшче төркем рәисе Татьяна Ларионовага, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылачак.

Гериатрия кабинетларының адреслары:

«2-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе (Шмидт ур., 30)

«7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе (Адоратский ур., 40а)

«8-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе (Себер тракты, 14)

«10-нчы номерлы шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе (Бондаренко ур., 4а)

«11-нче номерлы шәһәр хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе (Восстание ур., 50)

«18-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе (Карбышев ур., 72)

«20-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе (Ломжа ур., 5)

«21-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе (Рихард Зорге ур., 103)

«18-нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе (Хөсәен Мәүлетов ур., 2)

«Медицина университеты клиникасы» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе (Толстой ур., 4)

«Сугыш ветераннары госпитале» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә 2 кабинет (Исаев ур., 5)

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасы депутатлары өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтелү шартлары белән таныштылар
Видеорепортаж
22.10.2019 16:58
Казан шәһәре Думасы депутатлары өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтелү шартлары белән таныштылар
Барлык яңалыклар