Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.04.2021, 17:05

Казан шәһәре Думасы депутатлары өстәмә белем бирү учреждениеләрендә уку процессы белән танышты

Алар 5-нче номерлы балалар музыка мәктәбенә һәм 4-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенә бардылар.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель, Алинә Бережная). Бүген Казан шәһәр Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе әгъзалары күчмә киңәшмә уздырды. Депутатлар өстәмә белем бирү учреждениеләрендә булдылар һәм 5-нче номерлы балалар музыка мәктәбе һәм 4-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе эше белән таныштылар. Күчмә киңәшмәдә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнашты.

Беренче карау ноктасы Шаляпин урамы, 43 адресы буенча урнашкан 5-нче номерлы музыка мәктәбе булды. Депутатлар өчен экскурсияне учреждение директоры Светлана Сөләйманова үткәрде. Ул музыка мәктәбенә 1945 елда нигез салынуын, узган ел 75 еллыгын билгеләп үтүен сөйләде. Хәзер биредә фортепиано, кыл-смычоклы, халык, вокал-хор бүлекләрендә 502 бала белем ала, шулай ук тынлы һәм бәрмә уен кораллары, сынлы һәм хореография сәнгате бүлекләре ачылган. Мәктәптә 50-дән артык укытучы эшли.

Депутатлар музыка мәктәбенең берничә кабинетын карады, анда бу вакытта балалар шөгыльләнә иде. Депутат Руслан Дуженков мәктәптә иң зур бүлекнең нинди булуы белән кызыксынды. «Сәнгать бүлеге, конкурс бер урынга 4 кеше», – дип аңлатты Светлана Сөләйманова.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, балалар матур, төзекләндерелгән бинада шөгыльләнә. Азат Абзалов капиталь ремонт 2017 елда үткәрелгәне турында сөйләде – түбәләр, тәрәзәләр, инженерлык челтәрләре, сантехник җиһазлар алыштырылган, идәннәр һәм тавыш изоляцияләү корылмалары төзекләндерелгән, фасад, керү төркемнәре яңартылган, пандуслар төзелгән, халыкның аз мобиль төркемнәре өчен култыксалар урнаштырылган, җиһаз сатып алынган.

Учреждениедә шулай ук китапханә урнашкан. Азат Абзалов бүгенге көндә музыка мәктәпләре өчен әдәбият аз бастырылуын, шул исәптән Татарстан композиторларының эшләренең аз булуын билгеләп үтте. «Бу мәсьәләгә соңгы 2-3 елда игътибар итә башладылар, безне ксерокс коткара, аның ярдәмендә кирәкле күләмдә материал эшләп була», – диде ул.

Депутатлар караган чираттагы объект Гвардия урамы, 61 нче йорт адресы буенча урнашкан 4-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе булды. Мәктәп 1964 елда ачылган. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә анда якынча 2 мең кеше белем алган, аларның күбесе төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм күргәзмәләр лауреатлары һәм дипломантлары булган.

Учреждениене тәмамлап чыгучы, ә хәзер сәнгать мәктәбе директоры Лада Выборнова бүгенге көндә мәктәп стеналарында 600-дән артык кеше иҗади сәләтен үстерәләр, дип сөйләде: 201 – бюджет юнәлешендә һәм 400-гә якын бюджеттан тыш. 6 яшьтән алып балалар һәм 90 яшькә кадәр олылар укый, беренче сыйныфка 10 яшьтән башлап укучылар килә. Депутат Алмаз Хәмидуллин ни өчен нәкъ менә шундый яшьтән балаларны кабул итүләре белән кызыксынды. «Балалар мәктәптә геометрияне өйрәнә башлагач, аларда фигураларны аңлау барлыкка килә, һәм укыту процессы җиңелрәк бара», – дип аңлатты Лада Выборнова.

Бинада капиталь ремонт 2020 елның сентябренә төгәлләнгән. Ремонттан соң уку процессы өчен билгеләнгән мәйданны арттыруга ирешелде. Шулай итеп, сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең тагын бер иркен сыйныфы барлыкка килде.

Депутатлар интерьер дизайнына аерым игътибар иттеләр - анда чуар детальләр юк, диварлар тыныч соры төскә буялган, мәктәп коридорларын укучыларның картиналары һәм гипстан скульптуралары бизи. «Без диварлар өчен махсус соры төсне сайладык – ул төс рефлексларын кабул итми, мондый бинада эшләү уңайлы», – дип билгеләп үтте Лада Выборнова.

Күчмә киңәшмәдә яңгыраган барлык мәсьәләләр дә алда торган комиссиядә каралачак.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасы депутатлары 5-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә һәм 4-нче номерлы сәнгать мәктәбендә булдылар
Барлык яңалыклар