В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау һәм шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия әгъзалары чүп-чар төяү станциясендә һәм каты көнкүреш калдыклары полигонында булдылар.
Фото: Казан шәһәр Думасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль, Алинә Бережная). Бүген шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау һәм шәһәр төзелеше һәм Торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия әгъзалары күчмә киңәшмә үткәрделәр. Депутатлар Казанда чүп-чарны аерым җыю системасының ничек эшләве белән таныштылар.
Депутатлар барган беренче нокта Ямашев проспектындагы 6-нчы номерлы йорт ишегалды булды, монда өч ел элек чүп-чарны өч фракциягә – пластик, пыяла, картонга тирәнтен сортларга бүлү өчен заманча ябык мәйданчык барлыкка килде. «Мәскәү районының торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Олег Калимов хәбәр иткәнчә, Мәскәү районында барысы өч мәйданчык җиһазланган. «Бу без бүген омтылырга тиешле стандарт бөтен дөньяда шулай эшлиләр», – дип билгеләп үтте ул, халык чүп-чарны дуаль җыюга ярдәм итә, дип өстәде.
Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Андрей Кутырев хәбәр иткәнчә, чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар чүп-чар төрләре рәсемнәре сурәтләнгән һәм рус һәм татар телләрендә язылган сары һәм соры мәгълүмати наклейкалар белән маркировкалана. Күпфатирлы йортлардагы реклама щитларында һәм мәгълүмат стендларында калдыкларны аерым җыю кирәклеге һәм тәртибе турында мәгълүмат язылган плакатлар урнаштырылды. Мәсәлән, сары ябыштырылган контейнерга сәнәгать эшкәртү өчен яраклы коры чиста калдыклар – газета, дәфтәрләр, язу кәгазе, пыяла банкалар, шешәләр, ватык пыяла, сөт һәм сөт продуктларыннан, судан бушаган шешәләр һ.б. Соры ябыштыргыч ябыштырылган контейнерга сортларга аерып булмый торган башка дымлы калдыклар җыела. «Калдыкларны аерым җыюны гамәлгә кертү кысаларында күп фатирлы йортларда күңелсез ис һәм антисанитария, шулай ук кимерүчеләр һәм бөҗәкләр чыганагы булган чүп үткәргечләр ябыла», – дип билгеләп үтте Андрей Кутырев.
Депутат Булат Әхмәтгәрәев интернетта барлык контейнерлардан чүп-чарның бер машинага салынуы күрсәтелә торган видео табарга мөмкин, дип билгеләп үтте, бу наклекалар ябыштырылган контейнерларның нәтиҗәсезлеге турында сөйли. Олег Калимов барлык чүп-чар машиналары җентекле контроль уза, предприятиеләр хезмәткәрләренең намуссыз эше өчен штрафка тарталар, дип җавап бирде.
Шәһәр халкының һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе Рафаэль Шәвәлиев һәр ишегалдында чүп-чар җыюның контейнер мәйданчыкларын урнаштыру буенча аерым шәһәр программасын эшләү кирәкме, дип кызыксынды. Олег Калимов хәбәр иткәнчә, чүп-чарны аерым җыю проектын гамәлгә ашыруда «Безнең ишегалды» республика программасы зур ярдәм күрсәтә, ул калдыкларны дуаль җыю белән заманча контейнер мәйданчыкларын урнаштыруны күздә тота. Әмма программага барлык ишегаллары да керми.
«Әлеге мәсьәләне карау тәкъдиме белән чыгарга кирәк, мәсәлән, әлеге бүлекне «Безнең ишегалды» программасына кертү, – дип билгеләп үтте Рафаэль Шәвәлиев һәм шулай ук халык белән эшләргә, чүп-чарны аерым җыю культурасын тәрбияләргә кирәк, дип ассызыклады. «Барысы да азык-төлекне аңлы рәвештә сатып ала, ә аңсыз рәвештә утильләштерә, без күрәбез, потенциал зур, моны үстерергә һәм кешеләрдә культура тәрбияләргә кирәк».
Идеяне депутат Людмила Андреева да хуплады. «Чүпне аерып җыю һәм аны чыгару өчен шартлар тудыру буенча аерым шәһәр программасы кирәк. Моның өчен барлык ишегалларына анализ ясарга кирәк. Әйе, бу тиз булмаячак, әмма без бөтен шәһәрне «Безнең ишегалды» программасына бәйсез рәвештә мондый контейнер мәйданчыклары белән тәэмин итә алачакбыз, – дип ассызыклады ул.
Депутат Рима Мөхәммәтшина аерым җыю турында социаль реклама кулланырга тәкъдим итте – төрле видеороликлар яздырырга, листовкалар эләргә һ.б. «Кешеләр аерым җыюның нәрсә икәнен, теге яки бу чүпнең нинди фракциягә каравын аңларга тиеш», – дип билгеләде ул.
«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов билгеләп үткәнчә, Казанда челтәр рәвешендәге контейнерлар үзләрен яхшы күрсәтте. «Визуаль карау вакытында халык шунда ук күреп ала, кагыйдә буларак, челтәрдә булган матдәнең 60-70% ы эшкәртелергә тиеш. Без бу мәсьәләгә күбрәк игътибар бирү бурычын куябыз, былтыр да 500 шундый контейнер урнаштырдык, бу ел ахырына кадәр тагын 1200 челтәр сатып алырга телибез», – дип хәбәр итте ул.
Аннары депутатлар Васильченко урамындагы чүп-чар төяү станциясенә юнәлделәр. Алар шәһәрдә каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру эше ничек оештырылуы белән таныштылар. Комплекс 2008 елда файдалануга тапшырылган. Испан җиһазлары урнаштырылган станциягә шәһәрдә барлыкка килгән барлык каты көнкүреш калдыкларының яртысын диярлек китерәләр – станция Яңа Савин, Авиатөзелеш, Киров һәм Мәскәү районнарына хезмәт күрсәтә. Сүз уңаеннан, аның белән бергә «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ компаниясе милкендә шулай ук Родина урамындагы чүпне төрләргә аеру станциясе дә бар.
Станциянең эше ничек төзелүе турында «ПЖКХ» ИКнең МПС-1 башлыгы Константин Молчан сөйләде. Предприятие территориясенә керү юлында барлык чүп-чар машиналарны үлчәп кертәләр, китерелгән калдыкларны махсус мәйданчыкта бушаталар. Шуннан соң фронталь төягечләр ярдәмендә чүп кабул итүче конвейерларга җибәрелә, алар буенча өскә сортлау кабиналарына керә. Чүп-чар грохот аша (редакция иск. - махсус җиһаз) - шуның аркасында вак фракцияләр, нигездә, органик калдыклар төшә. Калган бөтен чүпне алга таба сортларга аеру һәм пресслауга җибәрәләр.
Депутат Булат Әхмәтгәрәев мондый чүпнең коммерция кыйммәте белән кызыксынды. «Килүче чүп-чарның 60%-ка якыны нигездә икенчел кулланылмый – бу органика һәм эре габаритлы калдыклар. Калган 40%-ы коммерция кыйммәтенә ия», – дип хәбәр итте Константин Молчан. Бу чүпне, сортларга аерганнан һәм прессовкадан соң, әзер чимал рәвешендә эшкәртү предприятиеләренә җибәрәләр. Бүгенге көндә станциягә 10-15 фракция – катыргы, ПЭТ-шешәләр, полиэтилен, пыяла, кәгазь, газета, металл һ.б. сайлап алына.
Химия урамы буенча урнашкан каты көнкүреш калдыклары полигонына эшкәртүгә җибәрелмәгән чүп-чарны чыгаралар, биредә 2018 ел ахырында икенче карта файдалануга тапшырылган иде. Полигонның беренче картасы инде тулган һәм калдыкларны җыю өчен файдаланылмый. «Полигонга кабул итү тәүлек буе башкарыла – бу тәүлегенә 2 мең тоннага якын калдык, ягъни бөтен Казан һәм Яшел Үзән районы», – дип хәбәр итте Константин Молчан. Полигондагы урын тагын ике елга җитәчәк.
Чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе шәһәр халкының һәм әйләнә-тирә мохитнең сәламәтлеген саклау һәм шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссияләр контролендә кала.