Алар спорт объекты эшенең яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр һәм аны алга таба үстерү өчен үз тәкъдимнәрен әйттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Казан шәһәр Думасы депутатлары Дәрвишләр бистәсендәге Стадион урамындагы «Ракета» спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар. Алар спорт объекты эшенең яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр һәм аны алга таба үстерү өчен үз тәкъдимнәрен әйттеләр.
Яшьләр эшләре, физик тәрбия һәм спорт буенча даими комиссия депутатлары спорт-сәламәтләндерү комплексына кергән стадионны, йөзү бассейнын һәм балалар спорт мәктәбен карап чыктылар.
«Ракета» стадионы халык арасында бик популяр - Дәрвишләр бистәсендә бердәнбер күп функцияле спорт объекты. Стадион шулай ук «Динамо-Казан» хоккей клубының өй аренасы да булып тора. Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов депутатларга 1947 елда төзелгән стадионга 2000 елда реконструкция үткәрелүе, аның барышында аренага ясалма бозлы кыр төзелүе турында сөйләде. Бүгенге көндә стадионга тагы реконструкция ясау зарур, чөнки 1997 елда урнаштырылган суыту җиһазлары заманча таләпләргә җавап бирми, дип билгеләп үтте А.Салихов.
Комплекс директоры Линар Гарипов депутатларны спорткомплекс биналарын һәм корылмаларын реконструкцияләү буенча проект-тикшеренү эшләре белән таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, бүген биредә туплы хоккей, бокс һәм самбо секцияләрендә 558 бала шөгыльләнә. Үз чиратында «Ракета» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Виктор Андреев казанышлар, укыту-тренировка дәресләре һәм спорт мәктәбенең алдагы планнары турында сөйләде. Шулай ук депутатлар бокс буенча берничә буын танылган боксчы тәрбияләгән тренер-укытучы Павел Царев белән дә аралашты.
«Ракета» йөзү бассейнында 21 төркемдә дәресләр үткәрелә. Биредә көн дәвамында якынча 150 кеше шөгыльләнә.
Депутатлар «Ракета» спорт-сәламәтләндерү комплексы» муниципаль бюджет учреңдениесе эшенең яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр һәм алга таба хәл итүне таләп итә торган берничә мәсьәлә буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Күчмә киңәшмәдә Казан шәһәр Думасының Яшьләр эшләре, физик тәрбия һәм спорт буенча даими комиссиясе депутатлары Евгений Чекашов, Илгиз Әхмәтҗанов, Ләйлә Гарифуллина, Руслан Минабетдинов, Татьяна Мороз, Александра Карташова катнашты.