В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр үзәге эш төркеменең беренче ноктасы булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель, Алинә Бережная). Казан шәһәр Думасы депутатлары бүген Казанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эше белән танышты.
Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр үзәге (Петербург ур., 28) эш төркеме җибәргән беренче нокта булды. Оешма җитәкчесе Антон Дыганов депутатларга үзәк 2015 елдан бирле эшләп килә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, шулай ук социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга мәгълүмати, консалтинг һәм мәгариф ярдәме генә түгел, финанс, милек һәм кадрлар ярдәме алуда да ярдәм итә, дип сөйләде.
Республикада мондый үзәкләр Яр Чаллы һәм Әлмәттә бар. Шулай ук Кукмара, Чистай һәм Буада үзәкләр ачу планлаштырыла.
Депутатлар үзәкнең нинди оешмалар белән хезмәттәшлек итүе белән кызыксынды. «Эш вакытында без Татарстан эшмәкәрлегенә ярдәм фондының башка үзәкләре һәм бүлекчәләре, Казан университеты, министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый палата һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итәбез», - дип җавап бирде А.Дыганов һәм үзәкнең һәр эшмәкәргә ярдәм итәргә тырышуын билгеләде.
Мәсәлән, үзәккә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең социаль, хезмәт һәм иҗади җайлашуы белән шөгыльләнүче «Солнце внутри» фонды мөрәҗәгать иткән. Фонд җитәкчесе Юлия Әхмәтҗанова хәбәр иткәнчә, аның шәкертләре милли татар колориты булган сувенир продукция җитештерәләр, соңыннан аны туристларга саталар. Проектны тормышка ашыру өчен Фондка остаханә кирәк, анда сәламәтлекләрендә чикләүләр булган кешеләр дизайнерлар белән берлектә сувенирлар ясый алыр иде.
«Без моның остаханә генә түгел, тулы бер кибет булуын телибез. Күз алдыгызга китерегез, туристлар килә, сувенирның ничек әзерләнүен күрә һәм аны шунда ук сатып та ала. Әлеге практика Европа илләрендә бик популяр», - дип аңлатты Ю.Әхмәтҗанова. Депутатлар әлеге мәсьәләне тормышка ашырырга ярдәм итәргә һәм аны Комиссия утырышында җентекләп тикшерергә вәгъдә бирделәр.
Соңыннан эшче төркем әгъзалары Шәһәр мәгариф үзәген (Ульянов-Ленин ур., 22) карап чыктылар. Үзәк җитәкчесе Валентина Парубина 18 ел эчендә үзәктә 50-дән артык социаль әһәмиятле проект гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Үзәк эшчәнлегенең иң популяр юнәлешләренең берсе - «Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе» проекты. Аңа балалар йортыннан баланы тәрбиягә алырга теләгән кешеләр мөрәҗәгать итә ала. Мондый ата-аналар белән психологлар эшли, алар төрле тренинглар һәм семинарларга йөриләр.
Быелдан үзәктә «Карьерага юл» һәм «Карьера үсешләре» проектлары тормышка ашырыла, алар инвалид булган яшьләргә эш табарга ярдәм итә.
Депутатларның "коммерцияле булмаган оешмага бүген ни җитми дигән" соравына Валентина Парубина "барыннан да элек матди-техник база", - дип җавап бирде. «Коммерцияле булмаган оешмаларны дәүләт дәрәҗәсендә үстерү бурычы куелды, алар конкуренциягә сәләтле булырга тиеш. Моңа техник җиһазланышны яхшыртмыйча ирешеп булмый», – дип аңлатты В.Парубина.
Күчмә утырыш барышында депутатлар шулай ук «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Яхшы куллар» хәйрия складында да (Калинин ур., 3) булдылар. Склад даими рәвештә кирәк-яраклар өчен кием-салым һәм аяк киемнәре, мебель һәм көнкүреш техникасы белән тулыландырыла. Шәһәрлеләр әйберләр тапшыралар. «Кешеләрнең өйдә һәрвакыт кулланылмый торган әйберләре бар, кемгә дә биреп булгач, нигә алар тузан җыеп ятарга тиешләр?» - дип аңлатып үтте «Игелекле эшләр көне» фонды җитәкчесе Рөстәм Хәсәнов. Исегезгә төшерәбез, 2017 елның сентябрендә склад Калинин урамындагы 3-нче номерлы торак йортның цоколь катына күчте. Ә 2018 елның җәендә складта ике өстәмә кабул итү пункты ачылды.
Рөстәм Хәсәнов депутатлар өчен склад буенча экскурсия үткәрде. Шулай итеп, депутатлар әйберләрне сортировкалау ничек башкарылуын, складның төп залларында эленеп торган кием сыйфатын бәяләделәр. Депутатлар складның чын кибеткә охшаган булуын, ирләр һәм хатын-кызлар киемнәре өчен аерым заллар булуын билгеләп үтте.
Алар бер тапкыр нинди күләмдә әйберләр алырга мөмкин булуы белән кызыксынды. Р.Хәсәнов аңлатканча, һәр әйбернең үз бәясе бар. Бер кешегә 10 мең баллдан да артык булмаган әйберләр алып була.
Шунда ук складта ДЦП белән авыручы балалар өчен җиһазлар саклана. «Кибетләрдә мондый җиһазлар якынча 10 мең сум тора, бөтен гаиләләрнең дә аларны алырга мөмкинлеге юк, шуңа күрә без аны бушлай таратырга булдык», - дип аңлатты Р.Хәсәнов һәм илебездәге теләсә кайсы шәһәргә китерелергә мөмкин дип өстәде. Мондый мөмкинлектән 1,5 меңгә якын гаилә файдаланган инде.
Депутатлар фондның эшен югары бәяләде, мондый оешмалар ярдәмендә күп кенә гаиләләр бәхетлерәк була бара, дип билгеләп үтте.
Узган күчмә киңәшмә нәтиҗәләре буенча Казан шәһәр Думасының даими комиссияләре утырышы булачак, анда депутатлар башкарылган эш нәтиҗәләре турында җентекләп фикер алышачак.