В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар яшьләрне патриотик тәрбияләү программасын тормышка ашыруның актуальлеген билгеләп үттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Бүген Казан шәһәр Думасы депутатлары Казанның шәһәр читендәге муниципаль лагеренда балалар җәйге ялының оештырылуы белән танышты. Алар Татарстан Республикасының Питрәч районында, Мишә елгасының уң як ярында урнашкан «Бригантина» балалар сәламәтләндерү лагеренда балаларның ял итү һәм көндәлек шартларын, туклануны һәм медицина хезмәтен оештыруны бәяләделәр.
Күчмә киңәшмәдә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Казан шәһәре Думасы депутатлары Фәнис Нурмөхәммәтов, Нияз Гафиятуллин, Ләйлә Гарифуллина, Александра Карташова, Руслан Минабетдинов, Илгиз Әхмәтҗанов һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов катнашты.
«Бригантина» балалар сәламәтләндерү лагере 1975 елда файдалануга тапшырылган, аның кабул итү мөмкинлеге сменага 80 бала тәшкил итә, бер ел эчендә лагерь 320 кешене кабул итә. Бу лагерьга юлламаның фактик бәясе - 17 мең 880,72 сум, ата-аналар кертеме күләме 6 мең сум тәшкил итә.
Лагерь инфраструктурасы 15 бүрәнә корпусыннан, ашханәдән, медицина пунктыннан, санузеллардан, склад бүлмәләреннән тора, лагерь территориясендә футбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары бар, балаларның ял зоналары оештырылган.
2019 елда дүрт смена үткәрү планлаштырыла. Һәр сменаның үз юнәлеше һәм программалары бар.
Программа кураторы Сергей Тимонин лагерь кунакларына 1-нче июльдән 18-нче июльгә кадәр уза торган смена темасының гражданлык-патриотик рухта булуы турында сөйләде, төп бурыч – балаларда Казан тарихына, аның мәдәниятенә, туган як традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту, иҗади, хәрби-спорт һәм интеллектуаль чаралар комплексы аша тикшеренү эшчәнлегенә тарту, дип сөйләде. «Хәтер Шәме» программасы сменага исәпләнгән, проект үзенең гамәлгә ашыру формалары белән патриотик юнәлешнең тәрбияви-белем бирү процессына үз өлешен кертә: хәрби-спорт, эзләнү-туристик һәм музей-архив эше. Депутатлар билгеләп үткәнчә, яшьләрне һәм яшүсмерләрне патриотик тәрбияләү программасын тормышка ашыру формалары киң, әмма җәйге сәламәтләндерү лагерьлары системасында җитәрлек дәрәҗәдә киң таралмаган, шуңа бәйле рәвештә проект бик актуаль.
Киңәшмә барышында эш төркеме әгъзалары балалар ялын оештыруны югары бәяләделәр, ашханәне һәм азык-төлек блогын, медицина кабинетын карап тотуга, территориянең төзеклегенә һәм лагерьның иминлеген оештыруга игътибар иттеләр.