В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәктәптә ресурс классы эшли, ә КНИТУ-КАИ лицеенда укучылар инженер дисциплиналарын үзләштерә һәм техник иҗат белән шөгыльләнә.
Фото: Казан шәһәр Думасы
Күчмә киңәшмәдә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, шәһәр Думасы секретаре Альбина Рәфыйкова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов катнашты.
65 нче номерлы мәктәп буенча экскурсияне аның директоры Жанетта Соркина үткәрде. Уку йорты 1972 елдан бирле эшли, 1998 елда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле мәктәп статусы бирелә. 2017 елда бинада капиталь ремонт ясалган, 2019 елда азык-төлек блогы һәм кече спорт залы ремонтланган, матди-техник база яңартылган.
Сәнгать мәктәбе өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтә. Анда 200 дән артык укучы белем ала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар. «Мәктәптә ресурс классы эшли, ул аерым класс булып тормый. Әлеге белем бирү моделе кысаларында ярдәм алучы барлык укучылар да гадәти, даими сыйныфларга керә. Шулай ук балалар белән логопед, дефектолог, тьютор эшли», – дип сөйләде Жанетта Соркина.
Мәктәпне карау барышында депутатлар хәзерге вакытта мәктәп яны лагерена йөрүче педагоглар һәм балалар белән аралашты.
Мәктәп белән танышуга йомгак ясап, депутатлар җитәкчелекнең һәм педагогларның һөнәри компетенцияләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр. Моннан тыш, алар мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый торган гади мәктәпләргә ярдәм итү программаларын эшләргә кирәк дигән фикер белдерделәр.
КНИТУ-КАИның инженер лицей-интернатының белем бирү эшчәнлеге белән депутатларны аның директоры Динар Габидуллин таныштырды. 2015 елдан бирле эшли һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның структур бүлекчәсе булып тора, инженерия өлкәсендә кадрлар потенциалын көчәйтү максатларында булдырылган. Күчмә киңәшмәдә катнашучылар хакспейсларны – технологик профиль кабинетларын – слесарь, радиомонтаж, прототиплаштыру, акыллы электроника һәм робототехника, 3D-принтерлар, лазер граверы, фрезер станогы, лартмастерлар һәм лего-конструкторлар белән җиһазланган лабораторияләрне карап чыктылар.
Физика-математика юнәлешендәге инженер лицеенда 240 бала укый, шуларның 70 е – чит шәһәрләрдән. Зур федераль грант алу хисабына лицей укучылар санын арттырган – аларны хәзер 5 нче сыйныфтан кабул итәләр. Лицей укучылары – физика һәм информатика буенча бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар призерлары.
Инженерлык эшендә балалар беренче адымнарын мәктәп фәннәрен, махсус инженерлык дисциплиналарын һәм техник иҗат белән бергә алып баралар, дип сөйләде Динар Габидуллин. «Без укучыны үстерү өчен идеаль шартлар тудырабыз. Лицей укучылары мәктәп эскәмиясеннән үк заманча җитештерүнең нәрсә икәнен беләләр. Бу балалар өчен бөтенләй бушлай: дәресләр, түгәрәкләр, конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашу, туклану һәм яшәү», – дип ассызыклады ул.
Депутатлар лицейның Казан үсешен тәэмин итәргә сәләтле югары квалификацияле инженер кадрлар әзерләү системасының мөһим звеносы булуын билгеләп үттеләр.