Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2021, 14:25

Казан шәһәре Думасы депутатлары шәһәрнең су объектлары торышын бәяләде

Алар Кабан күлендә, Җиңү паркында һәм Акчарлак күлләрендә булды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Казан шәһәре Думасы депутатлары эш сәфәрендә булды – шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия әгъзалары Яшьләр парламентында катнашучылар белән шәһәрнең су объектларының торышын бәяләделәр, аларны чистарту һәм төзекләндерү ничек уздырылуы, шулай ук кешеләрнең иминлеге өчен шартлар ничек тудырылуы турында белештеләр. Алар Түбән Кабан күлендә, Җиңү паркында һәм Акчарлак күлләрендә булды.

Бүгенге көндә Казанда гомуми мәйданы 432 га булган 145 бакча, парк һәм сквер урнашкан. Парклар һәм скверлар дирекциясе балансында 25 җәмәгать киңлеге урнашкан. Аларны тоту өчен 105 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән, дип сөйләде Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов.

Шәһәр халкы һәм Казан кунаклары арасында иң популяр булган җәмәгать киңлекләрнең берсе – Кабан яр буе күле. Яр буе зонасының озынлыгы 4,2 км тәшкил итә, хәзерге вакытта 2,3 км төзекләндерелгән.

Депутат Людмила Андреева сулыкларның эчтәлеге һәм чисталыгы темасын күтәрде. Җәмәгать киңлегенең парк-менеджеры Салават Йосыпов су чистарту өчен күлдә бик күп үсемлекләр утыртылган, дип сөйләде. Исегезгә төшерәбез, яр буен төзекләндерү барышында фиточистарту корылмаларына аерым игътибар бирелде. Үсемлекләр утыртылганның беренче елында гына да, җәйнең өч ае эчендә алар суны 30-50% иң төп пычратучылардан чистарткан.

Людмила Андреева сулыкларны карап тоту мәсьәләсе буенча комиссия утырышында төрле ведомство вәкилләре катнашында фикер алышырга тәкъдим итте.

Шуннан соң депутатлар Җиңү паркында –сулык янындагы территория күп кенә җирле халыкның ял итү урыны булып тора, шулай ук 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе янында урнашкан Акчарлак күлләре тирәсендә булдылар. Ел башында билгеле булганча, территориядә реконструкциядән соң тернәкләндерү зоналары, гомуми физик йөкләнеш, арт-терапия, аэроионотерапия, фитотерапия һәм башка бик күп нәрсәләр барлыкка киләчәк. Булачак парк хастаханә пациентларын реабилитацияләү һәм якындагы йортларда яшәүчеләрнең ял итү урынына әйләнәчәк.

Эшлекле очрашуда катнашучылар шулай ук шәһәрдә экологик акцияләр уздыру турында да фикер алышты. Даими комиссия рәисе Рафаэль Шәвәлиев казанлыларның аларда ни дәрәҗәдә актив катнашуы белән кызыксынды. Роберт Гарипов еш кына мондый акцияләрне шәһәрлеләр үзләре башлап җибәрә, һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе аларга инвентарь бирә, дип сөйләде.

Р.Гарипов шулай ук билгеләп үткәнчә, шәһәр халкын экологик агартуга зур игътибар бирелә, аерым алганда, Казансу үсеше стратегиясе кысаларында. Шулай итеп, июнь ахырында беренче экологик йөзү булды, анда 37 кеше катнашты. Экспедициядә катнашучылар Казансу буйлап 11,5 км араны йөзеп үтте һәм очраган чүп-чарны җыеп барды. Барлыгы 310 кг авырлыктагы калдыклар белән 50 капчык җыелды.

Рафаэль Шәвәлиев мондый экологик акцияләрдә катнашуга Казан шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзаларын җәлеп итәргә һәм беркетелгән территориянең чисталыгын күзәтеп торачак «Яшел патруль» оештырырга тәкъдим итте.

Әлеге мәсьәлә республика һәм шәһәр ведомстволары катнашында комиссиянең якындагы утырышында каралачак.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы, 05.08.2021
Барлык яңалыклар