Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2022, 15:18

Казан шәһәр Думасы депутатлары «Имин шәһәр» программасын гамәлгә ашыруны бәяләп кайтты

Шәһәрдә 31 меңнән артык видеокамера эшли, аларның 12 меңенең видеоязмалары Эчке эшләр министрлыгының оператив бүлегенә тапшырыла.

Фото: Казан шәһәр Думасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче октябрь). Бүген Казан шәһәр Думасының законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә, социаль-икътисадый үсеш, эшкуарлык һәм муниципаль милек буенча даими комиссияләре депутатлары «Имин шәһәр» программасының гамәлгә ашырылуы белән таныштылар. Күчмә киңәшмә барышында Казан шәһәр Думасы депутатлары һәм секретаре Альбина Рәфыйкова Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча кизү частенда булды, анда видеомониторинг системасының ничек эшләвен белделәр.

Бүгенге көндә шәһәрдә 31 мең 615 видеокамера эшли, аларның 12 мең 883 е Эчке эшләр министрлыгының оператив бүлегенә тапшырыла. Видеомониторинг бүлеге хезмәткәрләре ике юнәлеш буенча эшлиләр: булган вакыйгаларны ачыклау һәм хезмәткәрләрне ярдәмгә җибәрү өчен онлайн-камералар мониторингы, шулай ук булган вакыйгалар турында мәгълүмат алу һәм алга таба гамәлләр кылу.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары Никита Жирнов видеокүзәтү камералары ярдәмендә шикләнелүчеләрнең хәрәкәт маршруты һәм җинаятьләрне тиз ачарга ярдәм итүче билгеләре ачыкланырга мөмкин, дип сөйләде. Мондый камералар озак вакыт эзләнүдә булган, ләкин йөзләре ачык күренмәгән шикләнүчеләрне дә йөзнең биометрик мәгълүматлары ярдәмендә тоткарларга мөмкинлек бирә.

Шулай ук депутатлар Казан Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе эшен өйрәнделәр. Телекоммуникацион технологияләр департаменты күпфатирлы йортларны видеокүзәтү камералары белән җиһазландыру эшен координацияли. Шул ук вакытта аларны яшәүчеләр дә, идарәче компанияләр дә карый ала. Агымдагы елның октябренә 2,9 мең күпфатирлы йортта 13 мең 155 камера урнаштырылган.

Казан Башкарма комитетының телекоммуникацион технологияләр департаменты директоры Руслан Авилов агымдагы эш һәм киләсе елга перспективалар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, барлык мәктәпләрнең керү төркемнәрен видеокамералар белән җиһазлау һәм социаль объектларның террорчылыкка каршы саклануы буенча эшне дәвам итү планлаштырыла.

Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә видеокүзәтү камераларының бердәм реестры алып барыла. Аңа «Имин шәһәр» программасы таләпләренә туры килгән һәм видеоархивны тулыландыручы 21 мең 658 видеокүзәтү камерасы турында мәгълүмат кертелгән. Мондый эш хокук саклау органнарының оператив эшчәнлеге өчен алып барыла, дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев.
Барлык яңалыклар