Алар төзелә торган корылмаларның әзерлеген бәяләде, килүчеләр һәм зират хезмәткәрләре өчен биналарның әзерлеген карады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Бүген Казан шәһәр Думасы депутатлары Питрәч районы белән чиктә урнашкан зират комплексын карап кайттылар. Алар төзелә торган корылмаларның әзерлеген бәяләде, килүчеләр һәм зират хезмәткәрләре өчен биналарның әзерлеген карады.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә муниципаль зиратлар барысы да диярлек тулы, шуңа да яңа комплекс төзелешенә ихтыяҗ сизелә. Ике зиратның (христиан һәм мөселман) гомуми мәйданы 77,76 гектарны тәшкил итә.
Проект буенча биредә 148 мең 500 күмү урын каралган. Яңа шәһәр зираты ярты гасырлап әле эшли алачак.
Шәһәр зиратларын төзүгә акчаны Татарстан Республикасы казнасыннан бүлеп биргәннәр. Җәен мәетләр күмү комплексы территориясе Казан муниципаль берәмлеге чикләренә кертеләчәк. Зират киләсе елдан эшли башлар дип көтелә.