Ратушада Казан шәһәре Думасы даими комиссияләренең уртак утырышы узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Ратушасында Казан шәһәр Думасының социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль эшчәнлек; мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр; яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Утырыш эшендә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә социаль эшчәнлеккә юнәлеш тота торган коммерциягә нигезләнмәгән хәйриячелек, ихтыярилыкка корылган оешмаларга ярдәм күрсәтү булды. Билгеле булганча, Казанның хәйрия секторы үсешендә Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән 2016 елда оештырылган «Игелекле Казан» ресурс үзәге төп роль уйный. Казан Башкарма комитетының социаль өлкә бүлекчәләре эшчәнлеген координацияләү һәм үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Юлия Фәтхуллина билгеләп үткәнчә, 2 тулы ел эчендә проектта катнашучы коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар саны 10-нан 50-гә кадәр арткан. «Игелекле Казан» тарафыннан оештырылган укыту һәм белем бирү чаралары аша коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның 100-дән артык хезмәткәре узды. Ә узган ел үткәрелгән ресурс проектлары конкурсы 10 уникаль программаны тормышка ашырырга ярдәм итте, алар арасында «Игелекле фудтрак», «Әкиятләр китабы», «Велоигелек» һәм башкалар», - дип билгеләп үтте ул.
Шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар актив алып барыла. Шундый юнәлешләрнең берсе - инклюзив белем бирү, ул балаларга яшьтәшләре белән аралашырга мөмкинлек бирә. Ю.Фәтхуллина үзенең докладында узган ел «Бергә дәрескә» проекты кысаларында беренче 8 инклюзив мәктәп ресурс бүлмәләре өчен махсус җиһазлар алды, дип сөйләде. Быел - 2 мәктәп һәм 5 балалар бакчасы. Казанда гомумән алганда 900-гә якын балага инклюзив белем бирү өчен барлыгы 35 база мәйданчыгы бар.
Коммерциягә нигезләнмәгән оешма эшчәнлеге спорт объектларында да алып барыла. Мәсәлән, ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт-массакүләм чаралары гамәлгә ашырыла: «Бергә җиңәчәкбез», «Көчле рухлылар», Красильников истәлегенә үткәрелгән җиңел атлетика буенча Бөтенроссия турниры, «Чикләрсез ГТО» һәм башкалар.
«Шәһәрдә ел саен үткәрелә торган фестивальләр һәм игелек ярминкәләре шәһәр халкының проблемаларын хәл итәргә һәм моңа башкаларның игътибарын җәлеп итәргә булыша. Моннан тыш, алар Казанның бренды, визит карточкасына әверелделәр», - диде спикер. Ул билгеләп үткәнчә, эшчәнлек өчен кирәкле акчаларның төп өлешен, социаль эшчәнлеккә юнәлеш тота торган коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар мөстәкыйль ала. Моннан коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар белән хезмәттәшлек һәм ярдәм итүнең максатчан программасы булмау проблемасы туа. «2015 елда бу программаны булдырырга тырыштылар, әмма финанслау чыганаклары булмау бу эшне ахырына кадәр җиткерергә мөмкинлек бирмәде», - дип аңлатты Ю.Фәтхуллина.
Депутат Нияз Гафиятуллин проектларны тормышка ашыру өчен акча эзләү һәм грантлар алу өлешендә башка учреждениеләрдәге коллегаларның тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте, әйтик, хәзерге вакытта зур эш күләме булган һәм шуңа бәйле рәвештә зур акчалар җәлеп иткән Екатеринбург мәктәпләрен мисалга китерергә мөмкин. «Мин, чыннан да, хәйриячелек күзлегеннән Россия буенча без лидерлар рәтендә, дип саныйм, ләкин грант ярдәме өлкәсендә без калышабыз. Биредә безгә тәҗрибә тупларга кирәк», - дип килеште депутат белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт һәм хәйрия буенча комиссиясе рәисе урынбасары, «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының инновацион социаль өлкә үзәге җитәкчесе Антон Дыганов та коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар белән эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Башка сораулар арасында шулай ук коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар өчен ташламалы кредит бирү һәм биналарны арендалау темасын да күтәрделәр.
Депутатлар шәһәрдә коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларны финанслау яки аларга ярдәм итү өчен бюджет программалары булу-булмавы турында Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшинның сөйләвен сорадылар. «Бюджетта финанс ярдәме салынмаган. Ул тулаем Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә үзәкләштерелгән. Әйтик, узган ел махсус программа кысаларында – 290 миллион тирәсе, быел 250 миллион куелды. Биредә безнең вәкаләтләрнең төгәл бүленеше бар. Әмма шәһәр бюджетында акча бирү зарурлыгы бар икән, безгә ТР Финанс министрлыгы бюджет формалаштырганда акчаларны алдан күздә тота алсын өчен, республика Президентына инициатива белән чыгарга кирәк», - дип хәбәр итте И.Мөхәммәтшин.
Икенче мәсьәлә итеп депутатлар Казанда дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруны карадылар. «Икенче ел рәттән Казан һәм Татарстан Россия Федерациясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру сыйфаты буенча топ-2 составына керә, - дип хәбәр итте балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. – Республика башкаласы вәкилләре даими рәвештә федераль конкурсларда җиңү яулыйлар. Әмма эшнең иң авыр һәм мөһим өлеше-шәһәр районнарында яшьләрне социальләштерү эше, бу бөтен ил өчен дә, дөньяның әйдәп баручы илләре өчен дә актуаль. Быел Казан Мэры Страсбургта Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы сессиясендә доклад белән чыгыш ясады, ул тулысынча бу темага багышланган иде». А.Фәизов үз чыгышында шулай ук яшьләр арасында җинаятьчелекнең кимүен билгеләп үтте – узган ел белән чагыштырганда 20%-ка әзрәк.
Депутатлар шулай ук балаларның һәм яшьләрнең ял итү формалары турында да фикер алыштылар. Шәһәрдә мәдәният йортлары, коворкинглар, креатив киңлекләр һәм башкалар эшли. Сүз уңаеннан, депутат Сергей Черепанов быел балаларның җәйге ялы ничек оештырылачагы белән кызыксынды, ә депутат Фадбир Сафин яшүсмерләр клубларын киңәйтергә тәкъдим итте.
Моннан тыш, утырышта Казан бюджеты үтәлеше һәм 2017-2019 елларга Казан муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фараз планы үтәлеше турында хисап тыңладылар. Депутатлар барлык сораулар буенча алынган мәгълүматны игътибарга алдылар. Ул Казан шәһәре Думасының булачак сессиясендә каралачак.