Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2018, 18:22

Казан шәһәр Думасы депутатлары электрон хезмәт күрсәтү системасы үсеше буенча фикер алыштылар

Өч даими комиссия утырышы узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Бүген Казан шәһәр Думасы депутатлары социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча һәм законлылык, хокук һәм җирле үзидарә буенча даими комиссияләрнең киңәйтелгән утырышын уздырдылар. Утырыш депутат Эмиль Хөснетдинов рәислегендә Казан башлыгы урынбасары Людмила Андреева катнашында узды.

Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов утырышта катнашучыларга Казан халкына электрон хезмәтләр күрсәтү системасын үстерү планнары турында сөйләде. Депутатлар билгеләп үткәнчә, планлаштырылган чаралар Башкарма комитетның структур бүлекчәләре белгечләренең эш күләмен бераз киметергә һәм кеше факторы тудырган хаталарны булдырмый калырга мөмкин.

Шәһәр төзелеше документлары проектлары белән эш итү принциплары белән Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина таныштырды. Ул шулай ук Казанда ачык тыңлаулар оештыру тәртибен үзгәртү буенча тәкъдимнәр турында сөйләде. Шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча ачык тыңлауларны иҗтимагый фикер алышу рәвешендә, ә төзекләндерү кагыйдәләре буенча яңа процедура белән ачык тыңлаулар рәвешендә уздырырга тәкъдим ителә. Иҗтимагый фикер алышу экспозицияләр һәм консультацияләр рәвешендә узачак, фикер алышуда катнашучылар үзләренең тәкъдимнәрен калдыра алалар. Моннан кала, интернет куллану белән муниципаль мәгълүмати система кертергә планлаштырыла, аның ярдәмендә кешеләр интернет аша ачык тыңлауларда катнаша алалар.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов депутатларга Башкарма комитетның Казан шәһәр Думасының приватизациянең фараз планы (программасы) һәм муниципаль милек бирү тәртипләре турындагы карарына үзгәрешләр кертү турында да хәбәр итте. Депутатлар үзгәрешләрне Казан шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә карап чыгарга карар кылдылар.

Барлык яңалыклар