Алар Мирный бистәсендәге «Зооцентр» приютында булып кайттылар, шулай ук Ратушада түгәрәк өстәл уздырдылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Алинә Бережная). Бүген Казан шәһәр Думасы депутатлары сукбай хайваннар проблемасы буенча күчмә утырыш уздырдылар. Киңәшмәдә катнашучылар шәһәрнең Идел буе районы Мирный бистәсендә «Зооцентр» сукбай этләр приютында булдылар, шулай ук Ратушада хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы Федераль законда булган проблемалар хакында фикер алыштылар.
Күчмә утырыш Мирный бистәсендә «Зооцентр»да башланды, искә төшерик, узган атнада бирегә Казан Мэры Илсур Метшин килгән иде. Депутатлар өчен яңартылган приют буенча экскурсияне аның директоры Рөстәм Нуруллин үткәрде. Ул хәбәр иткәнчә, әле ике ел элек бу хайваннарга ярдәм итү пункты булган. 2018 елда федераль закон кабул ителгәннән соң, биредә масштаблы модернизация башланган – җылытыла торган корпус төзелгән, кыш көне температура +7-9 градус дәрәҗәсендә саклана. Һәр эткә 1,2 кв.м мәйданлы оя каралган. Шулай ук 10 эткә исәпләнгән 20 кв.м мәйданлы урамда йөрү зонасы да бар. «Зооцентр» директоры ассызыклаганча, приютны модернизацияләгәндә федераль закон белән каралган нормативлар исәпкә алынган. Гомумән алганда, монда бер үк вакытта 700 эт яши ала, ә элек монда 450-дән дә артык хайван булмаган. Шулай ук приютның үз операция бүлмәсе бар, анда көн саен 15 хайванны стерильләштерәләр.
Приютны модернизацияләү алга таба да дәвам итәчәк. Ел ахырына кадәр биредә икенче корпусны реконструкцияләү планлаштырыла, бу өстәмә рәвештә тагын 1200 хайван асрарга мөмкинлек бирәчәк. Июльдә җылы идәнле карантин блогын ачу, бинаны тулысынча плитка белән салу планлаштырыла. Бу блокта вольерлар ике катка урнашачак, һәркайсының үз канализациясе булачак.
Этләрне приютка халык гаризалары буенча алып киләләр. Аларны гуманлы ысул белән аулыйлар – йокы даруы биреп йоклаталар. «Зооцентр» машинасында приют хезмәткәрләренең һәр эшен терки торган видеокамера урнаштырылган. Депутат Алексей Серов билгеләп үткәнчә, видеокүзәтү камералары һәрвакытта да хайваннарны аулау вакытын теркәми. ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов аңлатканча, федераль законда видеоязмаларга төгәл таләпләр булмау эшне катлауландыра.
Хайваннар приютта 20 көн ветеринария күзәтүе астында була. Беренче 10 көндә алар котыру авыруына карантин рәвешендә асрала. Киләсе 10 көндә хайваннарны стерильләштерү, тернәкләндерү, дегельминтизацияләү, вакцинацияләү һәм тамгалау үткәрелә. Алга таба агрессив булмаган сәламәт этләрне табигый тирәлеккә чыгаралар. Яңа канун нигезендә, дәвалап булмый торган авыру белән чирләгән вакытта эвтаназия бик сирәк очракларда гына рөхсәт ителә, ә кешеләр өчен куркыныч булган агрессив хайваннар приютта яшәргә кала.
Депутат Людмила Андреева приютта йорт этләре күпме һәм хуҗаларына аларның приютта булуын ничек аңларга икәне турында кызыксынды. Рөстәм Нуруллин приютта яшәүчеләрнең 70%-ы – урам этләре, әмма биредә хаски, Урта Азия һәм немец овчаркалары да булуын хәбәр итте. «Хайваннар безгә үзләре генә йөргән вакытта эләгә торган очраклар күп. Өч көн дәвамында без сайтыбызда хайваннарның фотосурәтләрен урнаштырабыз, бу хуҗаларга этнең бездә булуын тиз аңларга мөмкинлек бирә», – дип сөйләде «Зооцентр» директоры.
Людмила Андрееваның шәһәрнең кайсы районнарында сукбай этләрнең күп булуы турындагы соравына Рөстәм Нуруллин хуҗасыз хайваннар шәһәрнең барлык бистәләрендә дә бар, дип җавап бирде.
Сукбай хайваннар темасы буенча фикер алышу Казан Ратушасында дәвам итте. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин гамәлдәге федераль кануннардагы җитешсезлекләргә игътибар итте. «Закон кабул ителде, әмма ул үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтми. Безгә хайваннар белән гуманлы эш итү, шулай ук кешеләрнең иминлеген тәэмин итү мөһим», – дип ассызыклады ул.
Аерым алганда, закон буенча, хайваннарны приютта тоту, шул исәптән аларны дәвалауны да үз эченә ала, әмма авыруларның төрләре буенча критерийлар билгеләнмәгән. Финанслау вакцинация, дегельминтизация һәм дезинсекциягә өчен генә бүлеп бирелә. Шулай ук приютта табигый үлем җиткәнчегә кадәр, приют белән контракт беткәннән соң йә өзелгәннән соң, хайваннар белән эш итү буенча гамәлләр алгоритмы да күрсәтелмәгән.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, законда мотивацияләнмәгән агрессия кебек төшенчә аныкланмый, элегрәк стерильләштерелгән хайваннарның үз-үзен тотышына кем бәя бирергә вәкаләтле, нәкъ менә андый сукбай этләр кабат тотылырга тиеш.
Моннан тыш, хуҗасыз хайваннарны аулау һәм элеккеге яшәү урынына кире кайтару процессының видеоязмасын алып бару таләбенә карата сораулар туа. «Кадрга нәрсә эләгергә тиешлеге, язу сыйфатына нинди таләпләр булуы турында аңлатулар юк. Гомуми картинаны алу өчен еш кына билгеле бер ераклыктан төшерү кирәк. Этне аулаучы, аның коралы яки автомобилендә урнаштырылган камера һәрвакытта да булган хәлләрне тапшыруны тәэмин итә алмый», – дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин.
Шул ук вакытта депутат Алексей Серов билгеләп үткәнчә, статистика буенча, 2019 елда Казанда хайваннарның тешләү саны 2020 елга караганда күбрәк теркәлгән (3374 очракка каршы 3680 очрак). Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары искә төшергәнчә, узган ел ике ай эчендә республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган, һәм шәһәр халкы өйдән сирәгрәк чыккан. «Безнең бурыч – хайваннарның кешеләргә һөҗүм итү санын киметү түгел, ә аларны бетерү, һәм без бу юнәлештә эшлибез», – дип ассызыклады Искәндәр Гыйниятуллин.
Шәһәрдә кабул ителгән чаралар турында сөйләгәндә, ул хәбәр иткәнчә, Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча шәһәр бистәләрендә бушлай стерильләштерү һәм хайваннарны вакцинацияләү уздырыла, сукбай этләрне аулау буенча бердәм телефон эшли, шулай ук якын арада шәһәр паркларында һәр казанлы дүрт аяклы дустын өенә ала алсын өчен приюттан этләрнең ачык күргәзмәләрен үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, сукбай хайваннар проблемасын хәл итү турында зоояклаучылар һәм эт хуҗалары белән бергә фикер алышу планлаштырыла.
Түгәрәк өстәл барышында депутат Олег Калимов шулай ук хуҗалары ташлап киткән хайваннар проблемасы турында күбрәк сөйләргә – социаль роликлар төшерергә, баннерлар урнаштырырга тәкъдим итте. Депутат Максим Леонтьев шәһәр һәм республика дәрәҗәсендә федераль законга каршы килмәгән актлар кабул итү кирәклеген билгеләп үтте.
Депутатлар федераль законга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карауны дәвам итәчәк һәм аны Казан шәһәр Думасының якындагы сессиясендә караячак.