Ирек Мөхәммәтшин даими комиссияләр утырышында катнашучыларны финанс идарәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.
Фото: Казан шәһәр Думасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель, Ксения Швецова). Казан шәһәре Думасы депутатлары бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар, социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссияләрнең уртак утырышын уздырды. Күчмә утырышта депутатлар 2020 елда шәһәр бюджеты үтәлеше, агымдагы елга бюджетка кертелә торган үзгәрешләр, шулай ук 2020-2022 елларга муниципаль милекне хосусыйлаштыру планы турында фикер алыштылар.
Коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә, икътисадтагы хәл начарлануга карамастан, 2020 ел өчен Казан бюджетының йомгаклау күрсәткечләре расланган параметрлардан артып китте, дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин. «Бюджетның расланган күләме 24 млрд 964 млн сум булганда, 29 млрд 51 млн сум тәшкил итте. Шәһәр бюджетына өстәмә кертемнәр 4 млрд сум тәшкил итте», – диде Финидарә җитәкчесе.
2020 елда салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 16 млрд 573 млн сум тәшкил иткән, шуларның салым керемнәре 13 млрд 720 млн сум күләмендә һәм салым булмаган керемнәр – 2 млрд 853 млн сум күләмендә. «Шул ук вакытта керемнәр бик тотрыксыз керде, кварталлар буенча динамика төрлечә», – дип ассызыклады И.Мөхәммәтшин.
2020 елда шәһәр бюджетына югарыдагы бюджетлардан 12 млрд 694 млн сум кергән, бу 2019 ел кеременнән 1 млрд 204 млн сумга артык.
Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе Булат Котдусов республика бюджетыннан финанс ярдәме күләмен арттыру нәрсә белән бәйле һәм киләчәктә мондый тенденция дәвам итәчәкме дип кызыксынды. Ирек Мөхәммәтшин җавап итеп аңлатканча, бу беренче чиратта уңай демографик вәзгыять һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары санының артуы белән бәйле. «Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә укучылар саны арткан арада, яңа бакча һәм мәктәпләр саны артачак, димәк, аларны тоту өчен бюджет чыгымнары артачак. Нигездә үсеш нәкъ менә шуның белән бәйле», – диде Финидарә башлыгы.
2020 елга бюджет чыгымнары күләме 28 млрд 166 млн сум тәшкил иткән, бу 2019 ел күрсәткечләреннән 3%-ка (яки 741 млн сумга) югарырак. Гомуми чыгымнар күләменең 72,8%-ы (20 млрд 495 млн сум) социаль өлкәгә туры килгән. Мәгариф чыгымнары 16 млрд 555 млн сум тәшкил иткән. Мисал өчен, мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга гына да 111 млн сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирелгән, шуларның 63 млн сумы – ремонт эшләренә һәм күзәтчелек органнары күрсәтмәләрен юкка чыгаруга, дип өстәде Финидарә җитәкчесе.
Мәдәният өлкәсендә бюджет чыгымнары бер миллиард сумнан артык тәшкил итте, физкультура һәм спорт – 1 млрд 112 млн сум, яшьләр сәясәте – 490 млн сум. Социаль сәясәт өлкәсендә 2020 елда бюджет чыгымнары 1 млрд 224 млн сум тәшкил иткән. Әлеге акчалар ташламалы гражданнарның җәмәгать транспортында йөрүен тәэмин итүгә, укучыларның аерым категорияләренең кайнар туклануын оештыруга, балалар бакчалары өчен ата-аналар түләвен компенсацияләүгә һәм башка юнәлешләргә юнәлдерелде.
«Шәһәр хуҗалыгында чыгымнар 4 млрд 794 млн сум тәшкил итте. Бу акчаларның зур өлеше төзекләндерү, транспорт, торак хуҗалыгы һәм башка юнәлешләргә туры килә, – дип өстәде И.Мөхәммәтшин.
2020 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджеты профициты 885,2 млн сум тәшкил иткән. Казан шәһәре Думасы депутаты Людмила Андреева бу акчаларның кая җибәреләчәге белән кызыксынды. «Профицитның мондый эре суммасы беренче тапкыр барлыкка килде, бу узган ел тотрыксыз икътисади вәзгыять белән бәйле. Икенче кварталда без чыгымнарны сизелерлек оптимальләштерергә мәҗбүр булдык, дүртенче кварталга вәзгыять яхшырды, – дип аңлатты И.Мөхәммәтшин. – Профицит агымдагы елга ел башына калдык буларак күчте, әлеге чаралар чыгымнары юнәлеше шәһәр җитәкчелеге белән бергә билгеләнәчәк».
Шулай ук депутатлар 2021 елга бюджетка үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Үзгәрешләр, аерым алганда, республика бюджетыннан шәһәр бюджетына кире кайтарылмый торган кертемнәрнең артуына бәйле (586,6 млн сумга). Моннан тыш, 2021 ел башына бюджет акчаларының калган өлеше хисабына чыгым өлешен арттырырга тәкъдим ителә.
Утырыш көн тәртибенең тагын бер мәсьәләсе булып «2020-2022 елларга Казан муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразлау планы турында» Казан шәһәре думасы карарына үзгәрешләр кертү тора. Тәкъдим ителгән барлык үзгәрешләрне үз эченә алган әзер проектлар Казан шәһәре думасы сессиясенең якындагы утырышында каралачак.