Узган ел нәтиҗәләре буенча предприятиеләр уңай динамика күрсәтә, дип билгеләп үттеләр депутатлар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Бүген социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссия һәм бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия депутатлары күчмә киңәшмә уздырдылар. Очрашу кысаларында алар шәһәрнең катнашу өлеше 50% плюс бер акция булган муниципаль-унитар предприятиеләре һәм акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча фикер алыштылар. Очрашу “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә үтте.
2017 ел нәтиҗәләре буенча предприятиеләр күрсәткечләре белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Казанда ТКХ, тышкы төзекләндерү, транспорт, төзелеш һәм ритуаль хезмәтләр өлкәсендә 14 МУП, шулай ук 13 АҖ эшли. Аларның устав капиталларында шәһәр өлеше 50% плюс бер акция тәшкил итә. Бухгалтерлык хисапларын анализлау нәтиҗәләрендә оешмаларның финанс торышы уңай динамика күрсәтә.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча депутат Павел Шацких Казан МУПлары һәм АҖларның финанс хәлен башка миллионлы шәһәрләрдәге охшаш оешмаларныкы белән чагыштырып анализларга тәкъдим итте. Ренат Галәветдинов киләсе комиссия утырышына бу мәгълүматларны китерергә вәгъдә итте.
Депутатлар аерым алган оешмаларның актуаль мәсьәләләренә дә тукталдылар. Депутат, бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясенең рәисе урынбасарыӘскар Камалиевны “Водоканал” МУПның инвестицион программасының гамәлгә ашырылуы һәм челтәрләр һәм чистарту корылмаларын төзекләндерү мәсьәләре кызыксындырды. Предприятие директоры Андрей Егоров әлеге сорау буенча хисап тотты. Ул депутатларның игътибарын коммуналь өлкә предприятиеләренә булышлык итү өчен төбәк бюджетыннан чаралар кирәклегенә юнәлтте.
“Муниципаль торак программалары дирекциясенә” депутат Эдуард Галиев мөрәҗәгать итте. Аны “Шәһәрлеләргә торак” программасы буенча чират торышы кызыксындырды. Дирекция җитәкчесе Айрат Хәлиуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта программа буенча 216 фатирлы өч торак йорттан торган торак комплекс төзелә.
Утырышта мәктәптә туклану мәсьәләренә дә тукталдылар. Биредә “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” вәкилләре депутатлар каршында хисап тотты.
Күчмә киңәшмә нәтиҗәләре буенча даими комиссияләр Башкарма комитетка предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген алга таба тикшереп торырга һәм аларның финанс-хуҗалык күрсәткечләрен күтәрү өчен чаралар күрергә киңәш иттеләр.