Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2021, 17:31

Казан шәһәре Думасы депутатлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләрен өйрәнде

Алар Мәскәү районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һәм Казанның ялланып өйдә эшләүчеләр комбинатында булды.

Фото: Казан шәһәр Думасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). Казан шәһәр Думасы депутатларының эш төркеме мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту шартларын булдыру  буенча инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләрен өйрәнде. Кичә алар Мәскәү районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә (Гагарин урамы, 46) һәм Казанның ялланып өйдә эшләүчеләр комбинатында (Серов урамы, 35) булдылар.

Казан Халкын эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Тимур Муллин очрашуда катнашучыларга гражданнарның социаль якланмаган катламнарына, шул исәптән инвалидларга күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде. «Федераль кануннар нигезендә һәр инвалид өчен тернәкләндерү яки абилитацияләүнең индивидуаль программасы нигезендә вакансия сайлау каралган», – дип билгеләде ул. Аның сүзләренә караганда, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан хезмәт базарында ихтыяҗны арттыру өчен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне укыту үткәрелә. Киләсе атнада «Шәхси компьютер операторы»программасы буенча укулар башлана.

Депутатлар предприятиеләрдә инвалидлар өчен эш урыннары оештыруны субсидияләү кирәклегенә игътибар итте. Шул ук вакытта алар инвалидларны эшкә урнаштыруда мотивациянең начар булуын билгеләп үттеләр.

Аннан соң эшче төркем катнашучысы Казанның ялланып өйдә эшләүчеләр комбинатында булды. Оешма җитәкчесе Гадел Галиуллин аларда 15 кеше эшәве, шуларның 7-се мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булуы турында сөйләде. Комбинат коммерцияле булмаган оешмалар өчен дә, бюджет секторы өчен дә формалар тегү белән шөгыльләнә һәм көндәшлеккә сәләтле, кирәкле эшләнмәләр җитештерә.

Фикер алышу барышында депутатлар әлеге оешманы ташламалы кредитлау программасына кертү мәсьәләсен контрольгә алды.

Барлык яңалыклар