Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2022, 10:00

Казан шәһәр Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары ата-аналар аерылышканда балаларга психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елда Татарстанда 14 мең 876 пар аерылышу турында карар кабул иткән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель, Алинә Бережная). Казан Ратушасында Казан шәһәр Думасының «Өмет-Надежда» берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенә кергән хатын-кыз депутатларның уртак утырышы узды. Анда ата-аналар аерылышкан чорда балаларга психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл форматында узган утырышта федераль, республика, муниципаль дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләрнең фикер алыша торган тема буенча практик тәҗрибәләре булган вәкилләре катнашты. Казан шәһәр Думасы депутаты, «Өмет-Надежда» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Людмила Андреева һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева очрашуның модераторлары булды.

Аерылышуларның күбесе гаилә тормышының беренче 5-10 еллыгына туры килә

Татарстанда соңгы берничә ел дәвамында аерылышулар саны кимүе күзәтелә, дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина. Аның сүзләренә караганда, 2018 елда 13 мең 456 пар аерылышкан, 2019 елда – 13 мең 316 пар. Әмма 2021 елда аерылышу турындагы гаризалар саны сизелерлек арткан – 14 мең 876 пар аерылышу турында карар кабул иткән. «Бу 2020 елда коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында никахны өзү буенча хезмәтләр күрсәтелмәүгә бәйле, шуңа күрә статистикага анализ ясаганда, пандемиягә кадәрге чор күрсәткечләрен исәпкә алырга кирәк», - дип билгеләп үтте Гөлшат Нигъмәтуллина.

Статистика буенча, гаилә тормышының беренче 5-10 еллыгы иң катлаулысы булып тора, нәкъ менә шул чорда аерылышулар аеруча күп – теркәлгән никахларның 60% ы туры килә. Аерылышуларның иң еш күзәтелә торган сәбәпләре – ир һәм хатын арасындагы аңлашылмаучанлык, хыянәт һәм матди хәл белән канәгать булмау. Гөлшат Нигъмәтуллина фикеренчә, кризис чорында гаиләне саклап калу өчен, гаилә белән психологлар эшләргә тиеш, һәм бу эшне мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк. «Еш кына аерылышу турындагы карар тиз һәм ныклап уйланылмаган килеш кабул ителә, шуңа күрә беренче планга килештерү процедуралары чыга», - дип ассызыклады ул. Шулай итеп, Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә махсус бүлмәләр бар, анда дуслашырга әзер гаилә парлары белән психологлар эшли.

Гаиләне саклап калырга коммерцияле булмаган оешмалар да, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр дә ярдәм итә. Бу юнәлештә «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге зур эш башкара. 2021 ел эчендә үзәктә гаилә консультацияләрендә 67 кеше булган, шәхси консультацияләрдә – 200 дән артык кеше. «Аерылышу ситуациясендә үзара мөнәсәбәтләр гаилә медиацияләрен төзергә ярдәм итә, алар медиатор катнашында үткәрелә, ул ирне дә, хатынны да канәгатьләндерерлек карарлар табарга ярдәм итә», – дип сөйләде «Ышаныч» үзәге директоры Елена Овчинникова.

Ул билгеләп үткәнчә, яшь гаиләләр аерым игътибарга лаек. «Кызганычка каршы, күп кенә яшьләрдә гаилә мөнәсәбәтләрен коруның конструктив модельләре турында белем юк, хәзер 90 нчы еллар балалары никахка керә, ул чорда аерылышулар күп иде – күп очракта яшьләр ата-аналарының тәҗрибәсен куллана», - дип билгеләп үтте Елена Овчинникова.

Мәктәп укучыларының һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең 83,9% ы тулы гаиләләрдә тәрбияләнә

Психологлар фикеренчә, өлкәннәр аерылышуы сәбәпле, 3,5-6 яшьлек балалар – үзләрен гаепле, 7-8 яшьтәгеләр – ата-аналарга ачулы, 10-11 яшьтәгеләр үзләрен кирәксез итеп тоя, ә 13-18 яшьтәгеләр үпкәлиләр һәм зур югалту тойгысы кичерәләр.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец сүзләренә караганда, 2021 елда гаилә мәсьәләләре буенча 442 мөрәҗәгать теркәлгән, ә 2020 елда аларның саны 434 булган. «Кызганычка каршы, барлык гаиләләр дә бәхәсле мәсьәләләрне, суд мәшәкатьләренә җиткермичә, мөстәкыйль хәл итә алмый, балалар җәлеп ителеп, әлеге ситуацияләр тагы да катлаулана», – дип билгеләп үтте ул. 2021 елда гомуми юрисдикция судларында балаларны тәрбияләү белән бәйле 843 бәхәс каралган, шул исәптән 270 эш – баланың яшәү урынын билгеләү мәсьәләсе буенча (2020 елда – 231 эш), 498 эш – аерым яшәүче ата-ана һәм башка туганнар белән аралашу тәртибен билгеләү буенча (2020 елда – 355 эш).

Шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 200 меңнән артык бала белем ала һәм тәрбияләнә, аларның 83,9% ы тулы гаиләләрдә яши, 23 меңнән артыгы – тулы булмаган гаиләләрдә, тагын 6 мең 397 се үги әти-әни белән яши, дип хәбәр итте Казан Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Энҗе Фәхретдинова. «Ата-аналар аерылышкан очракта, балалар белән сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп психологлары эшли. 169 мәктәптә 182 педагог-психолог хезмәт итә», - дип хәбәр итте ул. Уку йортларында даими рәвештә психологик тестлар үткәрелә, ә ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр оештырыла.

Утырышта шулай ук Татарстан һәм Казан иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре вәкилләре дә чыгыш ясады. Алар гаиләләре аерылышу процессында яки инде таркалган гаиләләрдәге балалар белән психологик эшне көчәйтергә тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, үз чиратында, очрашу нәтиҗәләре буенча юл картасын булдырырга кирәк, анда ата-аналар аерылышкан чорда һәм аерылышкач балаларга психологик ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләсе буенча эшнең төп юнәлешләре чагылыш табарга тиеш, дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, беренче чиратта яшь гаиләләргә игътибар бирергә кирәк. «Без әлеге юнәлештә планлы эш башлыйбыз, яшь гаиләләрдән тотынабыз, аннары балалар белән эшләячәкбез. Барлык проблемалар да хәл ителә, бездә иң яхшы психологлар эшли», - дип билгеләп үтте ул.

Очрашу нәтиҗәләре буенча утырышта яңгыраган төп тәкъдимнәр белән резолюция кабул ителәчәк.

Фоторепортаж
Казан шәһәр думасы һәм ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының Ратушадагы уртак утырышы, 06.04.2022
Барлык яңалыклар